Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мәдәни сәяхәт

Кама Тамагы татар мәктәбе укучылары уку елы ахырында Казанның «Әкият» курчак театрына бардылар.

Башлангыч сыйныф укучылары татар телендәге музыкаль әкиятне рәхәтләнеп карады. Сәхнәдә Туфан Миңнуллинның «Кәрлә – мәктәп баласы» пьесасы күрсәтелде. Бу мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлакый тәрбия бирә торган пьеса, ул тамашачыларга тәрбияле һәм белемле булуның мөһимлеге һәм хәзерге дөньяда белемсез яшәүнең авырлыгы турында сөйли.

Шулай ук укучылар өчен театр музеена экскурсия оештырылды, аның экспонатлары – спектакльләрдә кулланыла торган курчаклар. Моннан тыш, балалар шәһәр буйлап йөрде. Казан үзенең матурлыгы һәм милли колориты белән таң калдырды. Бу көнне һава торышы да матур иде, сәяхәт бик мавыктыргыч, кызыклы булган һәм балаларның хәтерендә якты вакыйга булып озакка истә калачак.

Бу сәфәр татар мәктәбе коллективы һәм әлеге театрда хезмәт куючы, Казан дәүләт мәдәният институтында укытучы якташыбыз Фәнзилә Сабирова ярдәме белән булды. Тумышы белән ул Олы Кариледән һәм һәрвакыт якташларына ярдәм итә, Авыл көненә кайта, мәктәп укучылары һәм авылдашлары алдында чыгыш ясый.

«Безне бик җылы каршы алдылар, барысы да яхшы оештырылган иде. Кама Тамагы татар мәктәбе җитәкчеләренә һәм педагогларына, шулай ук «Бэркут» предприятиесенә һәм машина йөртүчеләргә бер дигән сәфәр өчен зур рәхмәт. Укучылар вакытларын искиткеч күңелле үткәрделәр һәм сәфәрдән уңай тәэсирләр алдылар», - дип әти-әниләр исеменнән Рәмзия Сәлимова оештыручыларга рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев