Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Кырлай" паркында "Туңдырма көне” узачак

Махсус уенны ахырына кадәр үткән һәркем сәгать саен оештыручылар үткәргән бәйгеләрдә тәмле һәм файдалы бүләкләр алырга мөмкин. (Казан, 5 июль, "Татар-информ"). 8 июльдә "Кырлай" паркында сәгать 11.00 дән 18.00 гә "Туңдырма көне" узачак. Бу хакта Казан мэриясенең рәсми порталы хәбәр итә. Парк территориясендә уникаль уен мәйданчыгы урнаштырылачак. Анда кергәндә һәр...

Махсус уенны ахырына кадәр үткән һәркем сәгать саен оештыручылар үткәргән бәйгеләрдә тәмле һәм файдалы бүләкләр алырга мөмкин.

(Казан, 5 июль, "Татар-информ"). 8 июльдә "Кырлай" паркында сәгать 11.00 дән 18.00 гә "Туңдырма көне" узачак. Бу хакта Казан мэриясенең рәсми порталы хәбәр итә.

Парк территориясендә уникаль уен мәйданчыгы урнаштырылачак. Анда кергәндә һәр кеше, "пломбир картасы"на ия булып, автомат рәвештә "Чын пломбирны эзләп тап" дигән мавыктыргыч квест катнашучысы булачак. Уенны ахырына кадәр үткән һәркем сәгать саен оештыручылар үткәргән бәйгеләрдә тәмле һәм файдалы бүләкләр алырга мөмкин.

Көн дәвамында паркта төсле буяулардан аквагрим ясаячаклар, шулай ук җәйге фотозона һәм батут эшләячәк. Аннан кала туңдырманы бизәү буенча мастер-класс үтәчәк.

Концерт программасына диджей чыгышы, балалар бию ансамбльләре һәм "Fiesta"кавер-төркеме, бию флешмобы, төрле бәйгеләр кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев