Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Китапханәләр китап укучылар белән онлайн-режимда эшли

 Китапханәләр укучыларны кабул итүне вакытлыча чикләделәр.

Кабул ителгән чаралар яңа коронавирус инфекциясенең таралуын булдырмаска мөмкинлек бирәчәк.

Китапханәчеләр иҗади эшчәнлеген һәм укучыларны онлайн-режимда агарту эшен дәвам итәләр. Учреждениенең социаль челтәрләрендә яңа инициативалар барлыкка килә: виртуаль китап күргәзмәләре һәм аларга күзәтүләр, китап сайлау, шулай ук әсәрләрнең яңгыравыклы укулары.       Укучыларга авыл тарихы һәм мәдәнияте, аларда яшәүче кешеләр турында күбрәк белергә тәкъдим итәләр. Китапханәләр эшне онлайн-форматта камилләштерәләр, ә китап укучылар өйдән чыкмыйча гына белем алалар.   

Китапханәдән файдаланучыларның барысының да китапларны кире кайтару вакытын озайту, хезмәткәрләргә сораулар бирү мөмкинлеге бар cbs_kust@mail.ru электрон почта аша, 2-11-94 телефоны буенча яки Instagram аша https:/instagram.com/bibkamust.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев