Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Китапханә тормышы – кабатланмас һәм күпкырлы

27 май – Бөтенроссия китапханәләр көне. Районыбыз китапханәләрендә үз һөнәрләренә тугрылыклы кешеләр халыкны тарихи һәм мәдәни мираска җәлеп итү теләге белән хезмәт итәләр.

Җәмгыятебезнең мәгърифәт өлкәсендәге барлык заманча тенденцияләре китапханә хезмәткәрләренә яхшы таныш. Бу турыда без үзәк район китапханәсе җитәкчесе Ләйсән Рахманова белән сөйләштек.

-Бөтенроссия китапханәләр көне май бәйрәмнәре арасында лаеклы урын алды, бу китапханәчеләрнең һөнәри бәйрәме генә түгел, китапларга, китап укуга катнашы булган һәркемнең дә бәйрәме, - дип сүзен башлады Ләйсән Рәшит кызы.- Китапханә тормышы – кабатланмас һәм күпкырлы, ул белем чишмәсе дә, мәгърифәт үзәге дә, һәркем анда мәгълүмат эзләп мөрәҗәгать итә ала. Район китапханәсе күргәзмәләр залы да булып тора, ул кызыклы очрашулар урыны да, биредә проектлар төзелә, кызыксынулар буенча клублар да эшли.

Ләйсән Рахманова китапханә көннәренең күнегелгән агымын актив рәвештә уңай якка үзгәртүче хезмәткәрләрнең ролен билгеләп үтте.

-Безнең системада тату коллектив оешты, күп кенә хезмәткәрләр биредә дистәләгән еллардан бирле эшли. Без китапханәләр һәм аның хезмәткәрләре арасындагы конкурсларда актив катнашабыз, җиңүләр яулыйбыз. Мәсәлән, “Иң яхшы китапханә” номинациясендә Красновидово, Тәмте (эшчәнлеге 11 ел), Олы Кариле (эшчәнлеге 33 ел) авыл китапханәләре 100 әр мең сумлык бүләккә ия булдылар, алар бу акчаны китапханәләрне җиһазландыруга кулланды.  Ә 50 мең сумлык лаеклы бүләккә иң яхшы хезмәткәрләр – Красновидово авыл китапханәсе методисты Ольга Оленина (хезмәт стажы 33 ел),  Кече Салтык авыл китапханәсенең әйдәүче китапханәчесе Рәсимә Сабирова (40 елдан бирле эшли), Келәнче авыл китапханәсе методисты Алсинә Әхмәтҗанова (эшчәнлеге 35 ел) ия булды. Сүз уңаеннан, быел аңа Мәдәният хезмәткәрләре көнендә Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән дәүләт бүләген тапшырды. Бу – китапханә системасының йөз еллык тарихында беренче шундый исем.    

Әңгәмәбез ахырында Ләйсән Рәшит кызы китапханәчеләрне, китапханә хезмәте ветераннарын Бөтенроссия китапханәләр көне белән котлады һәм барлык хезмәттәшләренә иҗади активлык, саекмас энергия, иҗади планнарының чынга ашуын, яңа заманча китаплар ташкынын һәм  китап укучыларның күбрәк булуын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X