Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Китап уку - күңелле шөгыль

Бүгенге көндә китап укырга яратучы кешеләр булу куанычлы. Китап интелектуаль яктан үсәргә ярдәм итә.

Миләүшә Дәминова Затон урта мәктәбендә татар теле укыта. Кызлары Азалия белән Айзилә дә шул ук мәктәптә укый, гаилә Кама Тамагында яши.

Кызлар Затон китапханәсендә уздырыла торган төрле чараларда актив катнашалар һәм, әлбәттә, андагы китапларны да бик теләп укыйлар. Азалия 7 нче сыйныфта белем ала, китап укырга бик ярата, бәлки шуңа күрә бишкә генә укыйдыр. «Олы кызым балалар бакчасына йөргән чагыннан бирле укый, ә мин ачык төсләрдәге китаплар сатып алып, балалар өчен газета-журналларга язылып, аның кызыксынуын югалтмаска тырыштым”, - ди әнисе.

“Мин фэнтези, маҗараларга өстенлек бирәм, мәктәп программасындагы әсәрләрне дә укырга яратам», - ди Азалия.

Айзилә 5 нче сыйныфта укый һәм апасыннан калышмаска тырыша, ул да мәктәптә яхшы укый һәм китаплар укырга ярата: «Үзебезнең һәм чит ил язучыларының романнарын яратам. Өйдә дә, ялларда һәм каникулларда авылга кайткач та китап укыйм».

Район үзәгендәге һәм Затондагы китапханәләрдән тыш, алар китапларны Кече Салтык китапханәсеннән дә ала, бу авылда кызларның әби-бабалары яши. «Китапханәче хәтта ял көннәрендә дә китаплар алу мөмкинлеге бирә, без Рәсимә апа Сабировага бик рәхмәтле, ул безне һәрвакыт шатланып каршы ала», - ди алар.

Нәтиҗәдә бу уникаль гаилә актив рәвештә районның өч китапханәсенә йөри. Әлбәттә, алар өчен үрнәк булып әниләре – Миләүшә Рәшит кызы тора, ул үзе дә балачактан китаплар ярата һәм балаларын да шуңа өйрәткән.

«Дәминовлар – күпләр өчен үрнәк, актив һәм китап сөюче гаилә, балалары тәрбияле. Еш кына төрле конкурсларда катнашалар. Безнең китапханә аларны иң яхшы китап укучылар буларак бүләкләде», - ди җирлекара үзәк китапханә директоры Ләйсән Рахманова.

Азалия 2020 елда «Илһам» яшь язучылар Бөтенроссия конкурсының зона этабында җиңү яулаган, «Эрудит» республика олимпиадасы җиңүчесе. Айзилә татар теле буенча «Эрудит» республика олимпиадасында җиңүче булган, ул «Татар телен өйрәнәм» республика олимпиадасы җиңүчесе дә. Кызларга киләчәктә дә уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев