Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Хәзинә йорты хуҗасы

Халыкта бик мәгънәле әйтем бар: “Китап алсаң кулыңа, нур сибәрләр юлыңа”.

Чыннан да китап – кеше акылы һәм куллары тудырган рухи могҗиза, кабатланмас иҗат җимеше ул. Ә менә шул могҗизаны халыкка җиткерүчеләр алар китапханәчеләр. 

Бу һөнәрне сайлаучыларның берсе Кече Салтык авылы китапханәчесе Рәсимә Сабирова. 1981 нче елда ул Олы Карамал урта мәктәбен тәмамлагач, Кече Салтык авылы китапханәсенә эшкә урнаша.

Бер ел эшләгәч, Алабуга мәдәни-агарту училищесына читтән торып укырга керә. Ике ел вакыт сизелмичә үтеп тә китә. 

«Рәсимә Солтан кызы үзенең эшен ярата һәм аңа җитди карый,-ди  авылара китапханә директоры Ләйсән Рахманова. – Бу сүзләргә инану өчен Кече Салтык китапханәсендә булырга кирәк. Китапханә ишеген ачып керүгә матур гөлләр каршы ала. Биредә үзеңне өеңдәге кебек хис итәсең. Кирәк газета-журналларны яки китапны алып йомшак кресло яки диванга утырып, тыныч кына укый аласың. Мондый уңайлыклар китапханәләрдә бик сирәк очрый.

Китап укучыларны китапханәгә җәлеп итү максатыннан ул олы яшьтәгеләрнең өйләренә йөри, аларга газета-журналлар, китаплар алып бара.

Яшьләр һәм мәктәп укучылары да аның игътибарыннан читтә калмый, алар өчен һәрдаим кызыклы чаралар үткәреп тора. Шулардан “Аларны онытырга хакыбыз юк” – батырлык сәгате, җырчы Флюра Сөләйманова Һәм язучы шагыйрь З.Вәлинең юбилейларына багышланган әдәби кичә, "Бианка хикәяләрендә табигать дөньясы" – әдәби сәяхәт һәм башка чаралар халыкны китапханәгә кызыксындыру чарасы булып тора. Рәсимә апа гаиләдә дә мөлаем хуҗабикә, акыллы хатын, балаларына кайгыртучан ана.

27 май – Бөтенроссия китапханәләр көне. 

Бу айда Рәсимә Солтан кызы үзенең юбилеен билгеләп үтә. Ул аны әнә шулай гомерлеккә сайлаган, яраткан эшендә каршылый. Озак еллар үз хезмәтен яратып башкарып укучыларда китапка мәхәббәт тәрбияләп кенә калмыйча, киләчәк буынның күңелен дә рухи яктан баетуга өлеш керткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөтенроссия китапханәләр көне кама тамагы