Халыкара юлбарыс көне
Мәдәният

Халыкара юлбарыс көне

29 июль - Халыкара юлбарыс көнендә Район балалар китапханәсе һәм Кама Тамагы муниципаль районының «Радуга» 1 нче номерлы балалар бакчасы мәктәпкә әзерлек һәм өлкән төркем балалары өчен  "Юлбарыслык көне» үткәрделәр.

Тәрбиячеләр О.Е. Будилова, Е. А. Сычева, К. Р. Загирова, Г. М. Вазыйхова балалар белән шигырьләр өйрәнделәр, ә китапханәчеләр балаларны бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, шулай ук кызыклы уеннар белән таныштырдылар. Бәйрәм музыка җитәкчесе Г.И. Миргалиеваның күңелле аккомпанементы астында узды.


Нет комментариев