Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Келәнче театр коллективы Кама Тамагы мәдәният йортында спектакль күрсәтәчәк

Бүген 18.00 сәгатьтә Келәнче мәдәният йортының "Нур" халык театры коллективы Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистәнең мәдәният йорты сәхнәсендә "Ике аккош" спектаклен тәкъдим итәчәк.

Пьесаны Келәнче авылында туып-үскән, хәзер Олы Карамал авылында яшәүче Гөлшат Мөхәммәтшина язган. Вакыйга картлар йортында бара. Язмыш сынавы буенча Маһинур һәм Асылбикә исемле өлкән яшьтәге ике ханым интернатта яши, әмма алар язмышларыннан зарланмыйлар.

"Керү ирекле. Килегез, үкенмәссез", - дип мөрәҗәгать итә мәдәният йорты хезмәткәрләре район халкына һәм кунакларга.

Безнең хәбәрчебез Наилә Молчанская Келәнчедәге спектакльнең премьерасында булды һәм күргәннәреннән канәгать калып: “Үзешчән артистлар сәхнәдә уйнамадылар – тулы бер гомер кичерделәр: алар тудырган образлар ышандырырлык һәм табигый иде”, дип язды үзенең мәкаләсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев