Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Кече мәдәни мозаика» проектлар конкурсында катнашыгыз

Районда «Кече мәдәни мозаика» проектлар конкурсы гамәлгә ашырылачак, аны «ЦКДОН» МБУ белән берлектә «Круглый год» коммерцияле булмаган автоном оешмасы уздыра. Конкурс “Антоновка” социаль-мәдәни үсеш үзәге" проектының бер өлеше булып тора, ул Елена һәм Геннадий Тимченколарның Хәйрия фонды акчасына үткәрелә.

- Конкурс җирле җәмәгатьчелекне, шул исәптән социаль якланмаган, халыкның аз якланган төркемнәрен берләштерүгә юнәлдерелгән район халкының инициативасын хупларга тиеш, - диде проект мәктәбе җитәкчесе Владимир Болжеларский. - Конкурсның грант фонды 100 000 сум тәшкил итә. Оештыручылар биш җиңүчене сайлап алырга ниятли, аларның проектлары 5 меңнән 20 мең сумга кадәр финансланачак.
Бер проектны гамәлгә ашыру вакыты 1 айдан 4 айга кадәр булырга тиеш (башы 2022 елның 15 июненнән дә иртәрәк түгел, ахыры – 2022 елның 15 октябреннән дә соңга калмыйча).
Конкурс Кама Тамагы районы территориясендә үткәрелә. Анда катнашу өчен гражданнарның инициатив төркемнәре (составы 3 кешедән дә ким булмаска тиеш), Кама Тамагы районы территориясендә эшчәнлек алып бара торган коммерцияле булмаган оешмалар (иҗтимагый оешмалар/берләшмәләр, муниципаль учреждениеләр) чакырыла.
Әгәр үз урамыгызны төзекләндерергә яки матур бәйрәм үткәрергә теләгегез булса, гариза тапшырыгыз. Иң мөһиме – проект буенча эшкә җирле халык, яшүсмерләр җәлеп ителсен, идеягез күп кешегә файда китерерлек булырга тиеш.
Гаризалар 2022 елның 11 маеннан җирле вакыт буенча сәгать 10.00 дән 2022 елның 31 маена сәгать 17.00гә кадәр басма яки электрон вариантларда Кама Тамагы штп, Карл Маркс урамы, 4 нче йорт адресы буенча Елена Егоровага (e-mail: irina.kuzieva@tatar.ru)
 тапшырыла. Гариза тапшыру вакыты аны алу датасы буенча теркәлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев