Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Каматамагылылар авыл хуҗалыгы музее төзүдә катнаша ала

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм сәүдә министрлыгы Татарстан авыл хуҗалыгы музее төзүгә кереште. Музейның интерьеры һәм дизайнын эшләү, шулай ук авыл хуҗалыгында җитештерү үсеше этаплары турында материал җыю эшләре башланды. Музейлар төзү тәҗрибәсе шуны күрсәтә - халыктан материал актив җыелганда музейлар чын мәгънәсендә эчтәлекле була. Министрлык республиканың авыл һәм шәһәр...

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм сәүдә министрлыгы Татарстан авыл хуҗалыгы музее төзүгә кереште. Музейның интерьеры һәм дизайнын эшләү, шулай ук авыл хуҗалыгында җитештерү үсеше этаплары турында материал җыю эшләре башланды.
Музейлар төзү тәҗрибәсе шуны күрсәтә - халыктан материал актив җыелганда музейлар чын мәгънәсендә эчтәлекле була. Министрлык республиканың авыл һәм шәһәр халкы ярдәменә өметләнә, булдыра алганча бу эшкә кушылуларын үтенә.
Музей төзүче җәмгыять активистлары агросәнәгать комплексы тармакларында теге яки бу үзгәрешләр барлыкка китерүче приказлар, карарлар, указларга игътибар бирергә кушалар.
Шулай ук крестьяннарның хезмәт кораллары, китап, диплом, фотографияләр, авыл хуҗалыгы тарихын яктырткан иске газета һәм журналлар, документлар, предметлар һәм Татарстан аграрийларының тормышын чагылдырган, авыл хезмәтчәннәре эшчәнлеген күз алдына китерергә ярдәм итүче башка материаллар кыйммәтле экспонатлар була ала.
Контакт телефоннары: (843) 2217621, press-mshp@yandex.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев