Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Камал театрында Туфан Миңнуллинга багышланган кичә

11 октябрь көнне Камал театрының зур сәхнәсендә Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган иҗат кичәсе оештырыла. Кичә танылган татар драматургының 80 еллыгы уңаеннан оештырыла.

Мәгълүм булганча, Камал театры сәхнәсендә Т.Миңнуллин пьесалары буенча егермедән артык спектакль куелган. Алар арасында «Әлдермештән Әлмәндәр», «Әниләр һәм бәбиләр», «Гөргөри кияүләре», «Мулла» һәм башкалар бар.

Искә алу кичәсендә тамашачылар тагын бер кат әлеге спектакльләрнең геройларын күрү бәхетенә ирешәчәк. Махсус кичә өчен Камал театры хезмәткәрләре, иҗатчының туган авылына барып, аның авылдашлары, классташлары белән интервьюлар эшләгән. Бу видеоязмалар беренче мәртәбә 11 октябрьдә тәкъдим ителәчәк.

Искә алу кичәсендә Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары Равил Шәрәфиев, Әзһәр Шакиров, Нәҗибә Ихсанова (Миңнуллина), Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наилә Гәрәева, Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова, драматургның кызы Әлфия Юнысова һәм, шулай ук, дәүләт эшлеклеләре, язучылар, театр әһелләре Туфан Миңнуллинга бәйле истәлекләрен бәян итәчәк.

Татарстанның халык артистлары Зөлфирә Зарипова һәм Фирая Әкбәрова башкаруында Туфан Миңнуллин пьесалары буенча куелган спектакльләрдән җырлар яңгыраячак. Шулай ук, кичәдә керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор һәм "Казан" бию ансамбле чыгыш ясар дип көтелә.

Искәртеп үтәбез, 5-11 октябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрларында Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган театраль декада үтә. Татарстан, Башкортстан, Мари Иле республикаларыннан килгән театрлар данлыклы татар драматургы пьесалары буенча куелган спектакльләр тәкъдим итә.

Белешмә:

1906 елның 22 декабрендә Казанда татар телендә беренче спектакль уйнала. Бу көн татар театрының туган көне булып исәпләнә. 1907 елда беренче профессиональ татар труппасы оеша. 1926 елда театрга "Академия", ә 1939 елда татар драматургиясе классигы Галиәсгар Камал исеме бирелә. Бүгенге көндә театр репертуарында татар, рус, чит ил классикасы, заман драматургиясе буенча 25тән артык спектакль бар.

Камаллылар еш кына Россия һәм чит илләргә гастрольләргә йөри. Казахстан, Кыргызстан, Әзербайҗан, Литва, Латвия, Эстония, Германия, Финләндия, Төркия, Бөекбритания, Колумбия, Испания, Кытай, Венгрия һ.б илләрдә тамашачылар театрны яратып кабул итәләр.

1998 елдан башлап театр Төрки халыкларының "Нәүрүз" халыкара театр фестивален, 2003 елдан "Яңа татар пьесасы" конкурсын, 2009 елдан "Һөнәр" яшь татар режиссурасы фестивален, 2010 елдан "Нәүрүз" халыкара театраль-белем бирү форумын үткәреп килә.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X