Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2026 елда милли бәйрәм Сабан туен уздыру турындагы күрсәтмәгә кул куйды.
Авыл торак пунктларында, район үзәкләрендә һәм республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә бәйрәм 6-7 июньдә узачак. Яр Чаллыда Сабан туе 13 июньдә, Казанда 20 июньдә билгеләп үтеләчәк.
Кама Тамагында бәйрәм 7 июньдә була. Халыкны һәм кунакларны бу көнне бәйрәм узачак Заовражный Каратайдагы мәйданда көтәләр.
Милли көрәш һәм дәртләндергеч музыка, халык уеннары һәм матур табигать сезне Кама Тамагы Сабантуенда көтә
Нет комментариев