Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кама Тамагында “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” республика проектында катнашучылар арасыннан җиңүчеләр билгеләнде

11 май көнне үзәк район китапханәсе бинасында жюри әгъзалары "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" республика проектында катнашучылар арасыннан җиңүчеләрне сайлады. Ел дәвамында районның беренче сыйныф укучылары сыйныфлары белән, төркемләп яисә әти-әниләре белән мәдәният учреждениеләрендә үткәрелгән төрле чараларга йөрделәр. Алар театр, музей, китапханәгә барулары турында көндәлекләренә язып бардылар. Ниһаять, җиңүчеләр ачыкланды....

11 май көнне үзәк район китапханәсе бинасында жюри әгъзалары "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" республика проектында катнашучылар арасыннан җиңүчеләрне сайлады.

Ел дәвамында районның беренче сыйныф укучылары сыйныфлары белән, төркемләп яисә әти-әниләре белән мәдәният учреждениеләрендә үткәрелгән төрле чараларга йөрделәр. Алар театр, музей, китапханәгә барулары турында көндәлекләренә язып бардылар.
Ниһаять, җиңүчеләр ачыкланды. Жюри хөкеменә иң яхшы көндәлекләр тапшыручылар дип түбәндәге укучылартабылды: Сөйки мәктәбенең 1нче һәм 2нче сыйныф укучылары - бертуган Линар һәм Тимур Минвәлиевләр, Кама Тамагы урта мәктәбенең 3нче сыйныф укучысы Диана Сәгъдиева, Рудник урта мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы Камилла Талипова.
"Иң мәдәни ата-ана" номинациясендә Раиса Мартяшова җиңде. Шулай ук 10 актив катнашучыга Мактау грамоталары тапшырылачак. Көндәлек балаларга һәм ата-аналарга берләшергә ярдәм итте. Иң мөһиме - гаиләләрне район һәм республиканың истәлекле, урыннарына йөрүгә җәлеп итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев