Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кама Тамагы театр коллективлары арасында “Идел-йорт” XVl төбәкара фестиваль конкурсы дәвам итә

Аның максаты - Татарстан Республикасында һәвәскәр театр сәнгатен үстерү, репертуарны киңәйтү, үзешчән артистларның башкару осталыгын, режиссер-куючыларның дәрәҗәсен күтәрү, халык театрлары спектакльләрен киң аудитория тамашачыларга тәкъдим итү, эш тәҗрибәсе белән уртаклашу, "Халык театрлары" исемен йөрткән коллектив һәвәскәр артистларына методик һәм практик ярдәм күрсәтү. Конкурс 4 турда үткәрелә. Хәзер аның беренче муниципаль...

Аның максаты - Татарстан Республикасында һәвәскәр театр сәнгатен үстерү, репертуарны киңәйтү, үзешчән артистларның башкару осталыгын, режиссер-куючыларның дәрәҗәсен күтәрү, халык театрлары спектакльләрен киң аудитория тамашачыларга тәкъдим итү, эш тәҗрибәсе белән уртаклашу, "Халык театрлары" исемен йөрткән коллектив һәвәскәр артистларына методик һәм практик ярдәм күрсәтү.

Конкурс 4 турда үткәрелә. Хәзер аның беренче муниципаль туры бара. Безнең районда конкурста чыгыш ясарга теләк белдергән "ЦКДОН" МБУ учреждение базасында эшләп килүче 20 театраль коллектив катнаша. Жюри әгъзалары хөкеменә инде 3 коллектив үз чыгышын тәкъдим итте. Алар - Олы Яңасала, Балтач, Кече Мәрәтхуҗа һәвәскәр артистлары. Чыгышлар биш балл системасында бәяләнә. Режиссер, актер эше, сәхнә бизәлеше, музыкаль бизәлеш яңа техник чаралар куллану, спектакльнең темасы, төп идеяне ачканда инновацияләр куллану исәпкә алына. Беренче булып чыгыш ясаган яңасалалылар (рәсемдә) Кукмара районы Олы Сәрдек мәдәният йорты җитәкчесе Рәмзия Хөсәенова авторлыгында "Табылдык" дип исемләнгән ике пәрдәлек моңсу комедия тәкъдим иттеләр. Спектакльдә сугышта ирләрен югалткан, инде балалары да шәһәргә китеп төпләнгән әбиләрнең авылны ничек тә саклап калу, милли бәйрәмнәребез, йолаларыбызны яшь буынга җиткерү өчен янып-көеп йөрүе кебек әһәмиятле тема урын алган. Аларның дустанә матур итеп аралашып, киңәшеп яшәү рәвеше, өлкән яшьтә дә юмор хисле булып калулары да халык күңеленә якын. Шуңа күрә дә спектакль зал тутырып килгән халык тарафыннан җылы кабул ителде. Ә спектакльгә бәяне беренче чиратта тамашачы бирә. Спектакльдә авыл интеллегенциясе - укытучылар, Яңасала җирле үзидарә башлыгы Исфан Шиһабиев гаиләсе белән катнашты.
Балтачлылар Данил Салиховның ике пәрдәле "Язмыш" драмасын сәхнәгә куйды. Спектакльдә Әфганстан сугышында сукыр калган ир-егетнең тән һәм җан газапларыннан торган җиңел булмаган тормышы сурәтләнә.
Биредә дә Мөхәммәдул-линнар гаилә белән чыгыш ясады, сәхнә ветераны Вәзил Гайфуллин үз ролен оста башкарды.
Кечемәрәтхуҗалылар Шәриф Хөсәеновның "Егерме елдан соң" драмасын сайлаган. Әсәрнең үзәгендә сугыш тынып егерме ел вакыт үткәч тә бер ир-атның авылга кайтып төшүе сугыштан уллары, ирләре, әтиләре кайтмый калганнарның күңелендә өмет уты кабызуы сурәтләнә.
Шунысы сөенечле - һәвәскәр артистларның осталыгы елдан-ел үсә. Бу башкару осталыгында, сәхнә, музыкаль бизәлештә дә чагыла. Спектакльләр кую, халыкны җәлеп итү, әлбәттә, җиңелләрдән түгел.
Ләкин һәр авылда талантлы һәм актив кешеләр бар. Һәм алар эштән соң вакыт табып мәдәният хезмәткәрләренә ярдәмгә килә. Бу гамәлләре зур хөрмәткә лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев