Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кама Тамагы районында мәктәп музейлары эшчәнлегенә зур игътибар бирелә

Олы Салтык урта мәктәбе музее экспонатларның күплеге һәм укучыларның, педагоглар коллективының тикшерү эшчәнлеге белән гаҗәпләндерде. Музейны укытучы Флера Нурмиева җитәкли. - Экспонатлар җыю бездә күптән башланды, иске бинада чакта ук инде. Ләкин анда экспозиция урнаштыру өчен урын юк иде. Яңа бинага күчкәч, музей өчен иркен кабинет бирелде, анда без барлык...

Олы Салтык урта мәктәбе музее экспонатларның күплеге һәм укучыларның, педагоглар коллективының тикшерү эшчәнлеге белән гаҗәпләндерде. Музейны укытучы Флера Нурмиева җитәкли.

- Экспонатлар җыю бездә күптән башланды, иске бинада чакта ук инде. Ләкин анда экспозиция урнаштыру өчен урын юк иде. Яңа бинага күчкәч, музей өчен иркен кабинет бирелде, анда без барлык табылдыкларыбызны һәм эшләребезне урнаштырдык. Аларны җыярга бөтен авыл халкы булышты. Музеебызда барлыгы 800 экспонат бар. Тагын бик күп иске фотосурәтләр, документлар, укучыларның авыл, аның тарихы, экологиясе, топонимикасы, кешеләре турындагы эшләре дә урын алган.
Мәктәптә һәм авылда үз шагыйрьләрен, күренекле кешеләрен олылыйлар. Монда якташлары Рәшит Данышлының шигырьләрен укырга, укучыларның район һәм республика бәйгеләрендә призлы урыннар алган эшләрен карарга була. Мәсәлән, узган уку елында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган якташлар турындагы альбом район бәйгесендә беренче урын алган һәм республика бәйгесенә җибәрелгән.
Музейда мәктәп тарихы турында бик күп мәгълүмат бар.
- Олы Салтыкта 1939 елда җидееллык мәктәп ачыла, - дип сөйли Флера Нургаяз кызы. -Беренче директоры Насыйп Фәтхуллин була. Биредә үзенең педагогик эшчәнлеген укытучы Сафиннар династиясе вәкиле, районыбызның элеккеге РОНО мөдире Мансур Шәриф улы башлап җибәрә.
Мәктәп директорлары семинарында катнашкан Мансур Сафин бик кызыклы итеп район белем бирү учреждениеләренең барлыкка килү тарихын сөйләде. Үзенең истәлекләре белән ул газета укучылары белән дә уртаклашыр дип өметләнәбез.
Агымдагы елда Олы Салтык мәктәбе ачылуга 10 ел булуга карамастан, укучылар һәм укытучылар аны яхшы хәлдә саклап калганнар, мәктәпкә узган ел гына күчкәннәр диярсең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев