Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кама Тамагы районы Олы Карамал авылы китапханәсендә әдәби-музыкаль кичә үткәрелде

Кама Тамагы районы Олы Карамал авылы китапханәсендә герой-шагыйрь М.Җәлилнең тууына 110 ел уңаеннан аның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган "Бар җырымны илгә багышладым" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Китапханәдә "Халык шагыйре, халык каһарманы" дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Кичәгә авылдашлар, китап укучылар, әдәбият сөючеләр җыелды. Актив китап укучылар Ризидә Низамова, Илсур...

Кама Тамагы районы Олы Карамал авылы китапханәсендә герой-шагыйрь М.Җәлилнең тууына 110 ел уңаеннан аның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган "Бар җырымны илгә багышладым" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.


Китапханәдә "Халык шагыйре, халык каһарманы" дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Кичәгә авылдашлар, китап укучылар, әдәбият сөючеләр җыелды.

Актив китап укучылар Ризидә Низамова, Илсур Хәмидуллин герой-шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштырып уздылар. Хөрмәтле авылдашыбыз, ветеран-укытучы Зинаида Ишемьярова "Вәхшәт" шигырен укыганда һәркемне әсир итте.

Авыл китапханәсенең актив укучылары Хәнифә Мөхәммәтшина, Гүзәл Фәхретдинова, Роза Сәфәрова, Гөлшат Мөхәммәтшина, Зөһрә Дәүләтшина, Гөлнар Фәхретдинова, Илсаф Зәйнуллин, Әнвәр Байдамшин, Илинә Зәйнуллина, Илназ Дәүләтшин, Мөслимә Әскәрова М.Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр, үз фикерләре, тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Каләме белән дә дошманга каршы көрәшкән шагыйрь беркайчан онытылмас, аның тормыш юлын, әдәби мирасын өйрәнү эшләре буыннан- буынга дәвам итәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев