Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кама Тамагы районы Олы Карамал авылы китапханәсендә әдәби кичә үткәрелде + ФОТО

Олы Карамал авылы китапханәсендә язучы Гаяз Исхакыйның 140 еллы-гына багышланган «Милли әдәбиятның классигы һәм горурлыгы" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Г.Исхакый- татарның горурлыгы, ә аның әдәби мирасы- халыкның милли хәзинәсе, рухи байлыгы. Аның күптармаклы әдәби иҗаты, иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге XIX йөзнең соңгы елларында башланып, безнең гасырның беренче яртысында, алтмыш ел буена...

Олы Карамал авылы китапханәсендә язучы Гаяз Исхакыйның 140 еллы-гына багышланган «Милли әдәбиятның классигы һәм горурлыгы" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде.

Г.Исхакый- татарның горурлыгы, ә аның әдәби мирасы- халыкның милли хәзинәсе, рухи байлыгы. Аның күптармаклы әдәби иҗаты, иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге XIX йөзнең соңгы елларында башланып, безнең гасырның беренче яртысында, алтмыш ел буена дәвам итә. Г.Исхакый - халык язучысы, ул татар халкы тирән йокыда чакта әдәбиятка килеп, аны уята, аның чирләрен, һич яшермичә, тормыштагыча туп-туры, гади итеп ачып сала. Әдәби кичәдә катнашкан китап укучыларны Гаяз Исхакыйның тормыш һәм иҗат юлы белән Гүзәл Фәхретдинова, Гөлнара Хөснуллина, Зинаида Ишемьярова, Хәнифә Мөхәмәтшина таныштырды. Китапханәдә оештырылган күргәзмә дә битараф калдырмады, әдипнең әсәрләре зур кызыксыну уятты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев