Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кама Тамагы районы мәдәният йорты сәхнәсендә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт театры Александр Коровкинның “Түтиләр” сатирик комедиясен тәкъдим итте + фото

Актерларның күңел биреп, оста итеп уйнаулары залда утыручыларның берсен дә битараф калдырмады. Спектакль тәмамлангач, сәхнәгә Татарстан Республикасының халык артисты Рәзилә Муллина күтәрелде. Ул Минзәлә театры җитәкчелеге исеменнән Олы Кариле мәдәният йорты мөдире Илсур Кәримуллинга рәхмәт белдерде. "Илсур Хәлил улы тырышлыгы белән Олы Кариле мәдәният йортына Сабир Өметбаев исеме бирелде. Танылган...

Актерларның күңел биреп, оста итеп уйнаулары залда утыручыларның берсен дә битараф калдырмады. Спектакль тәмамлангач, сәхнәгә Татарстан Республикасының халык артисты Рәзилә Муллина күтәрелде. Ул Минзәлә театры җитәкчелеге исеменнән Олы Кариле мәдәният йорты мөдире Илсур Кәримуллинга рәхмәт белдерде. "Илсур Хәлил улы тырышлыгы белән Олы Кариле мәдәният йортына Сабир Өметбаев исеме бирелде. Танылган якташыгызның исемен мәңгеләштерүегезгә без бик шат", - диде Рәзилә Мирхәт кызы һәм Илсур Кәримуллинга истәлекле бүләк - якташыбыз, режиссер Сабир Өметбаевның тормышы һәм иҗаты, театр турында китаплар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев