Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кама Тамагы районы мәдәният йорты сәхнәсендә “Балкыш” (“Сияние”) фестиваленең район йомгаклау туры булып узды фоторепортаж

Ике сәгать дәвамында тамашачылар җыр һәм музыка дөньясында булдылар. Хөрмәтле ветераннарыбыз үз чыгышлары белән кабат сөендерделәр. Алар безгә тормышта һәм хезмәттә генә түгел, сәхнәдә дә үрнәк. Иң мөһиме - барлык җырлар да баянга кушылып башкарылды, бу барыбызның да күңеленә хуш килде. Гармун моңы агылганда барысын да онытасың, күңел сихри моңга...

Ике сәгать дәвамында тамашачылар җыр һәм музыка дөньясында булдылар. Хөрмәтле ветераннарыбыз үз чыгышлары белән кабат сөендерделәр. Алар безгә тормышта һәм хезмәттә генә түгел, сәхнәдә дә үрнәк.

Иң мөһиме - барлык җырлар да баянга кушылып башкарылды, бу барыбызның да күңеленә хуш килде. Гармун моңы агылганда барысын да онытасың, күңел сихри моңга тула. Тамашачылар гармунчылар Хәмит Гафуров, Фәнәви Мусин, Разыя Хәсәнова чыгышын көчле алкышларга күмде. Район үзәгенең "Вересень" халык хоры һәм Куйбышев Затонның "Волжанка" ветераннар хоры чыгышы һәрвакыт соклану уята.
Сәхнә ветераннары Суфия Гобәйдуллина, Фәрит Садыйков, Римма Исмәгыйлева, Флюра Хәйруллина, Александр Захаров һәм Анастасия Казначеевская, Луиза Микерина чыгышларын да яхшы яктан билгеләп үтәсе килә.
Җыр безгә тормышта ярдәм. Бу көнне дә башкаручылар да, тамашачылар да уңай энергия алдылар. Жюри сайлап алган иң яхшы чыгыш ясаучылар Буа шәһәрендә узачак зона турында катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев