Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кама Тамагы районы Каратал авылында яшәп, шигырьләр иҗат итүче Яруллин Галимҗан быел үзенең бишенче китабын “Тальян моңы” үзәк китапханәгә бүләк итте

Кама Тамагы Үзәк китапханәсенең бай тарихы бар. Озак еллар дәверендә бездә кунакта танылган язучылар, шагыйрьләр, олы әдипләр, галимнәр, журналистлар булды. "Китапханәдә кунакта" дигән күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар - әлеге җылы очрашулар истәлеге. Алар күренекле шәхесләрнең китап укучыларга, китапханәгә чын күңелдән язылган култамгалары белән бирелгән. Шулар арасында безгә, китапханәчеләргә, бигрәк тә...

Кама Тамагы Үзәк китапханәсенең бай тарихы бар. Озак еллар дәверендә бездә кунакта танылган язучылар, шагыйрьләр, олы әдипләр, галимнәр, журналистлар булды. "Китапханәдә кунакта" дигән күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар - әлеге җылы очрашулар истәлеге. Алар күренекле шәхесләрнең китап укучыларга, китапханәгә чын күңелдән язылган култамгалары белән бирелгән. Шулар арасында безгә, китапханәчеләргә, бигрәк тә якташ укучыларыбыз, җирле (һәвәскәр) шагыйрьләребезнең китаплары якын.

Кама Тамагы районы Каратал авылында яшәп, шигырьләр иҗат итүче Яруллин Галимҗан Зиннәтулла улы быел үзенең бишенче китабын "Тальян моңы" үзәк китапханәгә бүләк итте. Моңа кадәр дә басылып чыккан китапларыннан "Җәяүлегә юл ерак"(2012), "Хәер-дога сезгә" (2013), "Сугыш ярасы" (Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан. 2015) , "Йолдызлар кабынганда" безнең күргәзмәдә лаеклы урыннарын алды һәм укучыларда кызыксыну уятты. Ярулла абый сугыш чоры баласы, ятимлектә үскән, авырлыкларын да күргән. Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз дигәндәй, ул кул эшләренә дә оста: бизәкле сандыклар, тәрәзә рамнары, өстәл, урындыклар ясау кебек эшләр дисеңме, гармунда уйнарга өйрәнүе, шигырьләр иҗат итүе. Хәзерге вакытта ул Каратал авылы мәчете хозурында имам вазыйфасын башкара. Күңелендәге хисләрне шигъри юлларга салучы Яруллин Галимҗан Зиннәтулла улына киләчәктә дә туган якка, кешеләренә дан җырлаучы, тормышчан, гыйбрәтле, яхшылыкка өндәүче шигырьләренең туып торуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев