Кама Тамагы районы Атабай авылы мәдәният йортында Ватанны саклаучылар хөрмәтенә бәйрәм кичәсе уздырылды
Мәдәният

Кама Тамагы районы Атабай авылы мәдәният йортында Ватанны саклаучылар хөрмәтенә бәйрәм кичәсе уздырылды

23 февраль диюгә, күз алдына гаярь ир-егетләр килеп баса. Ләкин Ватанны саклаучылар көне - аларныкы гына түгел, бөтен халык бәйрәме. Чөнки гомер-гомергә ата-бабаларыбыз илләрен саклаганнар, аның өчен кан койганнар, ә газиз әниләребез, әбиләребез аларның терәге, яшь буынны тәрбияләүче булганнар. Бәйрәмгә килгән ир-егетләребез, котлаулар кабул иттеләр, концерт номерлары тыңладылар, авылдашлары, бүгенге...

23 февраль диюгә, күз алдына гаярь ир-егетләр килеп баса. Ләкин Ватанны саклаучылар көне - аларныкы гына түгел, бөтен халык бәйрәме. Чөнки гомер-гомергә ата-бабаларыбыз илләрен саклаганнар, аның өчен кан койганнар, ә газиз әниләребез, әбиләребез аларның терәге, яшь буынны тәрбияләүче булганнар.


Бәйрәмгә килгән ир-егетләребез, котлаулар кабул иттеләр, концерт номерлары тыңладылар, авылдашлары, бүгенге көндә Армия сафларында хезмәт итүче Валиев Алмаздан да бәйрәм котлавы тыңладылар.

3 Шарафиев -Ильнар, Ильназ һәм Ильмир тапкырлыкта үзләрен сынады. Аннары иң уңган, иң тапкыр, иң батыр, юмор хисенә бай ир - егетләребез көч сынаштылар. Алар бәрәңге дә әрчеде, су да ташыды, кер дә утюкләде. Ә инде хатын кызларыбыз аларны алкышлап, көч биреп торды. Соңыннан бәйрәм дискотекасы булды.


Нет комментариев