Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кама Тамагы Олы Салтык авылы мәдәният йотында “Бер яшьлектә, бер картлыкта” дип исемләнгән ял концерты булып узды

Олы Салтык авылында чираттагы "Узмасын гомерләр заяга" дип исемләнгән концерт тәмамланганнан соң, калган дүрт урам халкының чыгышын әзерләүгә җаваплы итеп Заһидуллина Миннегөл, Йосыпова Нурия, Садыйкова Гөлнур билгеләнгән иде. Ныклы әзерлекләрдән соң, 26 нчы март көнне "Бер яшьлектә, бер картлыкта" дип исемләнгән концерт программасы халык тулы залда зур алкышлар астында узды....

Олы Салтык авылында чираттагы "Узмасын гомерләр заяга" дип исемләнгән концерт тәмамланганнан соң, калган дүрт урам халкының чыгышын әзерләүгә җаваплы итеп Заһидуллина Миннегөл, Йосыпова Нурия, Садыйкова Гөлнур билгеләнгән иде. Ныклы әзерлекләрдән соң, 26 нчы март көнне "Бер яшьлектә, бер картлыкта" дип исемләнгән концерт программасы халык тулы залда зур алкышлар астында узды. Концертны механизатор егетебез Талипов Илдар белән хисапчы кызыбыз Яруллина Наилә алып барды. Тамаша Олы Салтык авылы тормышын, ферма хәлләрен чагылдырган "Татарстан хәбәрләре" телетапшыруын карап утыручы Ахмадуллиннар гаиләсенең чыгышы белән башланып китте. Концерт җыр-биюләргә генә түгел, төрле кызыклы күренешләргә дә бай булды. К. Тинчуринның "Зәңгәр шәл" спектакленнән өзек, егетләребезнең "Аккошлар" биюе, "Попугай Кеша", "Компьютер" күренешләре, "Диләфрүз белән Шәкүр" җыры һәр тамашачыны елмаерга мәҗбүр итте. Иң кечкенә артистыбыз Талипов Булат курайда оста уйнавы һәм матур җырлавы белән сокландырды. Сәхнәдә яңгыраган җырларның моңлылары да, шаяннары да, уйландыра торганнары да күп булды. Өлкән яшьтә булсалар да, Хабибуллин Ильяс белән Садыйков Карибулла абыйлар, яшьлекләрен искә төшереп, яңадан сәхнәгә чыктылар. 14 егеттән һәм 17 кыздан торган җыр, 8 кызның бию ансамбльләренең, лаеклы ялда булган күп кенә җырчыларыбызның чыгышы тамашачыларны таң калдырды. 80 нче елларда үзешчән сәнгатьтә актив катнашкан бу "яшьләрнең" әле сәхнәдән китәсе килми. Менә авылыбыз үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән өч концерт та булып узды. Аларны бер-берсеннән берничек тә аерып булмый, чөнки һәрберсенең программасы үзенчәлекле, эчтәлекле, иҗади иде. Безнең авыл халкы җыр-моңга бик сәләтле икәнен күптән белсәм тә, быелгы " Урам концертларын" карагач, яшенә-картына тагын бер тапкыр сокландым әле. "Чир китә, гадәт китми" дигән кебек, без бит элек-электән район күләмендә үткәрелә торган смотр концертларында җиңүләр яулый идек. Менә шулай тормышыбызны күңелле итеп уздырырга тырышыйк. Мин авылыбызның мәдәни тормышы өчен янып йөргән, концертларда чыгыш ясаган, нинди яшьтә булуына карамастан, шуңа үз өлешен керткән һәр кешегә рәхмәтемне белдерәм. Киләчәктә дә сәхнәләрдә авылдашларым чыгышын күрергә язсын, мәдәни тормышыбыз гөрләп торсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев