Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кама Тамагы Олы Кариле мәдәният йортында "Әниләр көне" һәр ел саен зурлап билгеләп үтелә

Олы Кариле мәдәният йортында "Әнилэр көне" һәр ел саен зурлап билгеләп үтелә торган бәйрәм. Быел мәдәният йорты әниләрне уз балалары белән бергә ял иттеру нияте белән Казан артистларын чакырды. 26 ноябрьдә Алмаз Хәсәнов группасы авыл халкы һәм тирә-як авыллардан килучеләр өчен бик матур эчтәлекле концерт куйды. Группа составында Алмаз Хасанов...

Олы Кариле мәдәният йортында "Әнилэр көне" һәр ел саен зурлап билгеләп үтелә торган бәйрәм.


Быел мәдәният йорты әниләрне уз балалары белән бергә ял иттеру нияте белән Казан артистларын чакырды. 26 ноябрьдә Алмаз Хәсәнов группасы авыл халкы һәм тирә-як авыллардан килучеләр өчен бик матур эчтәлекле концерт куйды. Группа составында Алмаз Хасанов кебек бик матур тавышлы җырчылар, Римма Хабибуллина кебек куп төрле биюләрне башкаручы җитез биючеләр, төрле музыка коралларында уйнаучы музыкантлар бар иде, ә җор телле концертны алып баручы халыкны әледән әле узенең мәзәкләре белән көлдереп концертны җанландырып торды. Концерт барышында интернет аша әниләрне котлап килгән хатлар укылды. Соңыннан мәдәният йорты дирекциясе, залда утыручы халык артистларга рәхмәтләрен җиткереп, иҗади уңышлар теләде, чәчәк букетлары тапшырылды. Ә менә Алмаз белән Римманың яңа гына никахлашуларын исәпкә алып аларга торт буләк ителде. Концертка килгән һәрбер кеше рәхәтләнеп ял итте. Олы Кариле мәдәният йортында сәнгать кешеләрен әнә шулай ачык йөз белән каршы алалар һәм олылап озатып калалар. Артистлар да зур канәгатьләнү белән китте. Чираттагы концерт Татарстанның атказанган артистлары Рафаэль һәм Динә Латыйповларныкы. Алар концертында авылыбыз егете Гыйлемҗанов Марат та чыгыш ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев