Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кама Тамагы Олы Карамал мәдәният йортында әниләр көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә узды

24 ноябрь яше-карты Олы Карамал мәдәният йортына җыелдык. Кул эшләренә күргәзмә, истәлекле фотолар белән бизәлгән залда Әскәрова Фирдәвес әниләр көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә уздырды. Беренче бүлектә безгә бик матур концерт программасы тәкъдим иттеләр. Берсеннән-берсе матур җырлар белән Гөлнар Фәхретдинова, Гөлнара Зәйнуллина, Илсинә Зәйнуллина, Роза Сәфәрова, Инсаф Дәүләтшин шатландырды. Дәү әниләре...

24 ноябрь яше-карты Олы Карамал мәдәният йортына җыелдык. Кул эшләренә күргәзмә, истәлекле фотолар белән бизәлгән залда Әскәрова Фирдәвес әниләр көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә уздырды.


Беренче бүлектә безгә бик матур концерт программасы тәкъдим иттеләр. Берсеннән-берсе матур җырлар белән Гөлнар Фәхретдинова, Гөлнара Зәйнуллина, Илсинә Зәйнуллина, Роза Сәфәрова, Инсаф Дәүләтшин шатландырды. Дәү әниләре һәм әниләренә багышлап Гөлия Хөснуллина, Шамил Төхфәтуллин шигырь сөйләделәр. Кәрим Тинчуринның "Зәңгәр шәл" пьессасыннан өзек карадык.

Кичәнең икенче бүлеге тагын да йөрәкләргә үтеп керерлек "Серле сандык" сәхифәсе белән дәвам итте. Һәрбер залдагы дәү әни һәм әниләргә балалары, оныклары бүләкләр һәм матур теләкләр юллаган. Аларның һәрберсен ияләренә тапшырганда күңелдә аңлатып бетергесез хисләр иде. Сөенечтән, шатлыктан күз яшьләрен тыя алмады аналар. Шунысы кызык, бер бүләкне дә "җәзасыз" алмадык. Кемдер биеде, кемдер шигырьдән өзекләр сөйләде, кайберләре алып баручылар әзерләгән сорауларга җавап бирде.

Өченче бүлек чәй табыны артында кичәдә алган уй-фикерләр, кичерешләрне уртаклашу белән дәвам итте. Тәмледән-тәмле ашлары, мул табын, якты йөз белән безнең күңелләрне күргән Резедә Нәҗмиева, Зөһрә Дәүләтшина, Фирдәвес Әскәрова, Гөлнара Хөснуллинага мең рәхмәтләр яусын. Аларның һәрберсенә сәламәтлек, гаилә бәхете насыйп итсен.

Бәйрәмнең күңелле мизгелләре өйләргә таралгач та күңелләрдә озак сакланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев