Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кама Тамагы Келәнче авылы мәдәният йортында “Күңелле ял итегез!” дип исемләнгән концертта

Узган шимбәдә Келәнчедә Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов призына алкалы шайба буенча традицион хоккей турнирыннан соң, кич белән халык авыл мәдәният йортына "Күңелле ял итегез!" дип исемләнгән район үзешчәннәре чыгышын карарга җыелды. Сәхнә ветераны Фәрит Садыйков, Суфия Гобәйдуллина, "Алтын тавышка - алтын Акчарлак" кастингының 3 сайлап алу турында катнашып, "Габделфәт"...

Узган шимбәдә Келәнчедә Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов призына алкалы шайба буенча традицион хоккей турнирыннан соң, кич белән халык авыл мәдәният йортына "Күңелле ял итегез!" дип исемләнгән район үзешчәннәре чыгышын карарга җыелды.

Сәхнә ветераны Фәрит Садыйков, Суфия Гобәйдуллина, "Алтын тавышка - алтын Акчарлак" кастингының 3 сайлап алу турында катнашып, "Габделфәт" иҗат берләшмәсенең рәхмәт хаты белән бүләкләнгән Гөлнур Садыйкова, искиткеч матур, моңлы тавышка ия Нурфия Мәһдиева һәм Талия Яруллина чыгышлары тамашачыларны әсир итте.
Җырлар "Рафаэлло" бию коллективының дәртле биюләре белән үрелеп барды.
Өметле яшь үзешчәннәр Гүзәл Нургалиева һәм Марсель Нигъмәтуллин һәм концерт группасы җитәкчесе Гөлназ Ибраһимова башкарган җырлар да халык тарафыннан җылы кабул ителде. Җырчыларга йөгерек бармаклары белән баянда уйнаучы Әнәс Мәһдиев булды. Концерт программасын исә матур шигырьләр белән Казан шәһәренең мәдәният һәм сәнгать академиясе талибәсе, авылдашыбыз Фәйрүзә Мөхәммәтвәлиева алып барды. Нинди концерт аппаратурасыз булырга мөмкин - үз эшләренең остасы Елена Егорова һәм Света Курчаева бу мөмкинлекне бернинди кимчелексез башкарып чыктылар. Авыл халкы кышның матур кичендә күңелле ял бүләк иткән үзешчәннәргә рәхмәт әйтеп, киләсе очрашуларга кадәр дип саубуллашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев