Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кама Тамагы Балчыклы авыл китапханәсе язучы Рәдиф Сәгъдинең 60 яшьлек юбилеена багышланган чара үткәрде

Балчыклы авыл китапханәсе якташыбыз Рәдиф Сәгъди Нәҗип улының 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Рәдиф Сәгъди - киң катлау укучыларга һәм театр тамашачыларына яхшы танылган нәсерче-прозаик, драматург. Аның повесть һәм романнары, күпсанлы әкиятләре, публицистик мәкаләләре китап булып һәм журнал битләрендә басылып чыкты. Алар кулдан-кулга йөреп укыла. Ул балалар һәм яшүсмерләр өчен...

Балчыклы авыл китапханәсе якташыбыз Рәдиф Сәгъди Нәҗип улының 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Рәдиф Сәгъди - киң катлау укучыларга һәм театр тамашачыларына яхшы танылган нәсерче-прозаик, драматург. Аның повесть һәм романнары, күпсанлы әкиятләре, публицистик мәкаләләре китап булып һәм журнал битләрендә басылып чыкты. Алар кулдан-кулга йөреп укыла.

Ул балалар һәм яшүсмерләр өчен дә иҗат итә. Әсәрләре, әкият-пьесалары "К.Тинчурин" һәм Россиянең күп төбәкләрендә уйналып, тамашачыларыбызның яратып каралган әсәрләренең берсенә әверелде.

Әдип "Киләм, дидең, килмәдең", "Сау бул, Казан", "Гүзәл Кама Тамагы", "Лаешым", "Кайттым, бәхетле ит әле" һ.б. җырлар авторы буларак та танылды.

Язучы Казанда туса да, балачак еллары Кама-Тамагы районы Балчыклы авылында үтә. Балчыклы авыл китапханәсе хезмәткәре Җәләлиева Гөлчәчәк Рәдиф Сәгъдигә багышлап төзелгән "Артистлыктан-язучылыкка" дип аталган китап күргәзмәсе һәм аның биографиясе белән балаларны таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев