Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кайнаналар киленнәре белән Кама Тамагына килде

Олы Карамал театр коллективы Гөлшат Мөхәммәтшинаның «Чишмәле гомер» спектакле белән район үзәгендә гастрольдә булды.

«Идел-йорт» конкурсы кысаларында спектакльнең Олы Карамалда узган премьерасы турында язган иде, ул чакта жюри әгъзалары һәм рәхмәтле тамашачылар талантлы артистларга, шул исәптән пьеса авторы Гөлшат Мөхәммәтшинага алкышлар яудырды. 

Җомга кичендә олыкарамаллылар, якташлары һәм район кунаклары театр сәнгатеннән ләззәт алып, күңелле ял итсеннәр өчен, Кама Тамагы мәдәният йорты сәхнәсенә чыкты. Бу – якташыбызның быелгы сезонда куелган өченче пьесасы һәм ул мәңгелек темага – кайнана белән килен мөнәсәбәтләренә багышланган. Спектакльдә вакыйгалар Олы Карамал авылындагы чишмә янында бара, киленнәр чишмәгә су алырга киләләр, ә кайнаналар аралашырга һәм гайбәт сөйләргә җыела. Үзешчән артистлар Фирдәвес Әскәрова, Гөлшат Мөхәммәтшина, Резеда Нәҗмиева, Зөлфия Дәүләтшина, Роза Сәфәрова, Гөлнара Хөснуллина, Эльза һәм Алия Әскәровалар, Рәзинә Җиһаншина һәм спектакльнең тавыш режиссеры Җәмилә Гыйззәтова шулкадәр уңай хис-кичерешләр бүләк иттеләр, тамашачылар «Афәрин» кычкырып, аларны көчле алкышларга һәм чәчәкләргә күмде.

«Идел-йорт» бәйгесенең даими жюри әгъзасы Айдар Айтуганов коллективның иҗатына соклануын белдереп, рәхмәт әйтте, ә тамашачылар, талантлы якташлары куйган спектакльдән уңай хисләр алып, залдан күтәренке кәеф белән чыктылар.

- Авылларыбызда гаҗәеп сәләтле кешеләр яши, - дип фикере белән уртаклашты Кама Тамагы урта мәктәбе укытучысы Раушания Хәйруллина. - Мин район мәдәният йорты сәхнәсендә куелган бер генә спектакльне дә калдырмадым, эштән соң кич белән килеп, халык талантларын тамаша кылып ләззәтләнергә була, андый талантлар хәтта кечкенә авылларда да бар. Бу юлы Олы Карамал мәдәният йортының иҗат коллективы бик кызыклы итеп, юмор һәм бераз ирония белән гаилә мөнәсәбәтләренең ничек төзелүен күрсәтте – бу кызык та, гыйбрәтле дә, татар авылларының милли гореф-гадәтләренә дә кагылды, биредә чишмә авыл халкы өчен истәлекле урын булып тора. Әлбәттә, бу кичне тамашачылар залында үткәргәнемә үкенмәдем һәм артистларга да, пьеса авторына да чын сәнгать белән очраштырганнары өчен зур рәхмәтемне белдерәм.   

Спектакльдә музыка күп яңгырады, дәртле җырлар һәм биюләр булды. Кама Тамагы халкы һәм кунаклары, Олы Карамал авылыннан килгән харизмалы, кайвакыт әкәмәт кызык кайнаналарны, креатив һәм тапкыр киленнәрне әле озак искә алыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев