Мәдәният

Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез?» фильмы 18 ноябрьдән Татарстан прокатына чыга

Фильм Казанның «Мир» кинотеатрында һәм республиканың 27 районында күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә «Татаркино».

Быел Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә әлеге фильм тамашачы мәхәббәтен яулады һәм Татарстан Президентының “Кино сәнгатендә гуманизм өчен” бүләгенә лаек булды.


Нет комментариев