Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яшь талантлар җиңү белән кайтты

“Бөркетләр очарга өйрәнә” Бөтенроссия патриотик һәм комсомол җырлары фестиваль-конкурсында Кама Тамагы районы вәкилләре: Вероника Кошелева, “Молодо-Зелено” һәм “Радуга” вокаль ансамбльләре чыгыш ясады.

29-30 октябрь көннәрендә Казанда музыкаль фестиваль-конкурс узды, анда бөтен Россиядән сәләтле балалар катнашты.

Мәскәү, Архангельск, Волгоград, Екатеринбург, Казан, Луганск, Яшел Үзән, Лениногорск, Тәтеш, Яр Чаллы шәһәрләреннән, шулай ук Татарстанның берничә районыннан: Әгерҗе, Кама Тамагы, Аксубайдан көчле катнашучылар булды, алар барысы да иң яхшы исемен алыр өчен көч сынашты. Күпләр катнашкан өчен дипломнарга ия булды. Ә безнекеләр җиңү белән кайтты!

Куйбышев Затоны бистәсе концертлары һәм чараларында даими катнашучы, төрле музыкаль конкурсларда җиңгән Вероника Кошелева "Вокал-соло. Ватаным-йөрәгемдә" дигән номинациядә бу юлы да җиңүче булды, ул “Бөркетләр очарга өйрәнә" III Бөтенроссия балалар-яшүсмерләрнең патриотик һәм комсомол җырлары фестиваль-конкурсының I дәрәҗә дипломын алды.

Кама Тамагы балалар музыка мәктәбенең ике вокаль ансамбле фестивальдә җиңү яулады: "Молодо-Зелено" коллективы 1 нче дәрәҗә дипломант, ә "Радуга" ансамбле 3 нче дәрәҗә дипломант булды.

Балалар музыка мәктәбенең педагогы Ольга Закирова газетага: "Беренче тур читтән торып узды, без видеоязманы оештыручыларга җибәрдек. Сайлап алганнан соң, безне Казанга чакырдылар"-, дип сөйләде.

Фестиваль "Әкият" Татар дәүләт курчак театры сәхнәсендә узды. Вероника Кошелева 29 октябрьдә чыгыш ясады, аны җитәкчесе Ольга Закирова озата йөрде.

Ольга Викторовна үзенең тәэсирләре белән уртаклашты: "Конкурс кызыклы һәм бик яхшы үтте. Минем балачак һәм яшьлек еллары, пионер, комсомол җырлары гомумән, совет чоры җырлары яңгырады! Вероника бик тырышты, зур теләк белән чыгыш ясады! Ул "Сапожки русские" җырын башкарды. "Бу җыр миңа уңыш китерә!",- диде һәм үзенең уңышына чын күңелдән шатланды!".

"Молодо-Зелено" вокаль ансамбле өчен дә уңышлы булды, кызлар 10-12 яшьлек катнашучылар арасында "Вокал-хор. Җимерелмәс һәм легендар" номинациясендә иң яхшылар дип танылды.

"Радуга" вокал ансамбле "Вокал-хор. Кояшлы балачак түгәрәге" номинациясендә 3 нче дәрәҗә дипломант  булды.  Аларның җитәкчеләре Зөлфия Мөхәммәдиева һәм Лидия Старшинина 30 октябрь көнне конкурста балаларны озатып йөрде.

Зөлфия Маратовна катнашучыларның чыгыш нәтиҗәләре буенча: "Шунысы куанычлы, бу бәйгедә балачактан ук таныш булган пионер җырлары яңгырады, мәсәлән, "Взвейтесь кострами",  алар быргы  һәм барабан белән башкарылды. Без күптән түгел 100 еллыгын билгеләп үткән пионер оешмасын искә төшердек. Замана балалары бу җырларны онытмыйлар, аларны башкаралар һәм җырлар яңа сулыш ала, бу тәэсирләндерә торган бик сөенечле күренеш. Бүгенге көндә мондый конкурслар бик актуаль, ә без аларда бик теләп катнашачакбыз! Без патриотик пионер һәм комсомол җырларын искә төшерәчәкбез һәм балалар белән аларны башкарачакбыз. Ә катнашучыларыбыз өчен бу яхшы тәҗрибә, алар концерт карадылар, башка талантлы коллективларның иҗаты белән таныштылар. Бу матур чарадан без барыбыз да канәгать калдык, оештыручыларга рәхмәт белдерәбез!",- дип билгеләп үтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев