Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гармун булган җирдә моңнар яшәр...

Сабир Өметбаев исемендәге Олы Кариле авылы мәдәният йорты Рәзинә Сәетгәрәеваның "Бүрекле гармун" әсәрен сәхнәләштерде.

Пьеса хәзерге заман кешеләренең татар халкының милли уен коралы - гармунга булган мөнәсәбәтләре проблемасына кагыла. Спектакль иртә таңнан авыл читендә яшәүче Саниянең (Миләүшә Мозаффарова) чүплектән куян бүреге белән гармун табуыннан башлана. Ул бу хакта үзенең дусты Гөлиягә (Гөлинә Зыятдинова ) хәбәр итә, табылдык турында фикер алышкач, алар гармунлы, җыр-биюле аулак өй оештырырга уйлыйлар һәм үзләренең дусларын: Зилә (Гүзәл Идрисова), Тәнзилә (Лилия Гареева), Мәдинә (Резедә Нәбиуллина ) һәм гармунчы Рәсимне (Илсур Каримуллин), кунакларны: (Мөдәрис Минневалиев, Рушания Әхмәтҗанова, Рүзилә Нигматуллина)  чакыралар. Җырлы-биюле уен барышында Тәнзилә гармун белән бүрекнең хуҗасын эзләп табарга кирәклеген әйтә һәм бу эшне иң чая кыз Зиләгә тапшыралар. 
Вакыт үтә, Сабантуй көне җитә. Күңел ачуның иң кызган чагында, авылдашлары Асия (Венера Зыятдинова ) таныш гармун тавышын ишетеп хәйран кала, гармунны килеп кат-кат карый, чүплеккә чыгарып аткан гармунын танып исе-акылы китә. Янында басып торучы чая кыз Зилә гармунның "хуҗабикәсе" кем икәненә тиз төшенә. Гармун – Асиянең ире, фронтовик Хәбибулла Харисовныкы икән. Гомеренең соңгы көненә кадәр сугышчан дусларын искә алып, елый-елый көне-төне халык көйләрен уйнап утырганы өчен, ире үлгәннән соң гармунны Асия чыгарып аткан булган... Кырыендагы куян бүрек тә аныкы... 
 Спектакль азагында Асия үз гаебен таный, гармунны ташлаганы өчен бик нык үкенә, оныгы Кирамны (Илдан Зыятдинов ) остазлардан гармунда уйнарга өйрәтергә сорый. Еллар үтә. Сабантуйларда, янәшәсенә бар халыкны җыеп, бабасы гармунында сыздырып оныгы Кирам уйный. 
“Гармун булган җирдә моңнар яшәр, 
Моң яшәсә, яшәр туган тел! 
Мәңге үлмәс Тукай, Җәлилләре – 
Моңнан яралган ул туган җир!” 
(Р.Сәетгәрәеваның “Бүрекле гармун” поэмасыннан өзек).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев