Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Милли традицияләрне гаилә саклый

13 апрельдә Яшел Үзәндә “Без тарихта эзлебез/ Эхо веков в истории семьи” республика фестиваленең зона этабы булып узды.

Яшел Үзән музыка театрында Тәтеш, Апас, Буа, Яшел Үзән, Кайбыч, Чүпрәле, Кама Тамагы районнарынннан килгән җиде команда җыелды.

Фестивальдә безнең район данын Осинникидан Любовь Каракова гаиләсе һәм аларның авылдашлары командасы яклады. Любовь Владимировна озак еллар җирле мәктәптә эшләгән, хәзерге вакытта ул авыл китапханәсенә мөдирлек итә, аның гаиләсе клубта уздырыла торган чараларда актив катнаша. Любовь Каракованың  авыл тормышы, аның кешеләре турындагы язмалары газетабыз битләрендә еш очрый.

“Без тарихта эзлебез” фестиваленең төп максатлары һәм бурычлары: буыннар арасындагы бәйләнешне саклау, милли традицияләр нигезендә, халкыбызның һәм республикабызда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, тарихын өйрәнү нәтиҗәсендә  гаилә һәм туганлык мөнәсәбәтләрен ныгыту, гаилә иҗаты традицияләрен үстерү, үсеп килүче буынга эстетик, әхлакый һәм рухи тәрбия бирүдә аның ролен көчәйтү.

Осинникилыларның аш-су традицияләре һәм гаилә ядкярләре презентациясе чыганаклары рус һәм чуваш мәдәниятләренә барып тоташа, алар кул эшләренең уникальлеген, ризыкларның күптөрлелелеген күрсәтте. Яшел Үзән музыка театры сәхнәсендә яңгыраган җырлар, Караковларның гаилә шәҗәрәсе аша тамашачылар һәм жюри әгъзалары безнең якның милли һәм гаилә традицияләре белән танышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев