Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чаллы авыл мәдәният йортында «Сөлгеләрем – гомер юлдашларым» дип аталган бәйрәм узды

Сөлге элек татар йорты интерьерын бизәүдә зур роль уйнаган, аерым бер җылы һәм нурлы атмосфера барлыкка китергән.

- Без фойе һәм мәдәният йорты сәхнәсен чигүле матур сөлгеләр белән бизәдек. Бәйрәмдә җырлар, шигырьләр яңгырады, биюләр башкарылды, - диде клуб мөдире Миләүшә Мозаффарова. - Сәхнәгә авылыбыз үзешчәннәре Фәрдия апа Рәхмәтуллина, Рузалия Миннегалиева, Нурания Миннегалиева  күтәрелде. Мәктәпне тәмамлаган кызларыбыз ике Диана, Рәсимә, кечкенә кызларыбыз Зилә һәм Чулпан чыгыш ясады. Икенче ел инде безнең бәйрәмдә Тәтеш районы Алабирде авылы егете – авылдашым, Дәүләт җыр һәм бию ансамбле җырчысы, Татарстанның атказанган артисты Рамил Миннегалиев катнаша. Шунда ук корбан ашы да үткәрергә булдык. Мул табын артына авыл халкы һәм кунаклар җыелды. Бер-берсе белән очрашуга барысы да шат иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев