Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бу авылда талантлар туа

Кама Тамагы район мәдәният йорты сәхнәсендә Келәнче авылының «Нур» халык театр коллективы тарафыннан куелган «Авыл. Дубль 2» спектакле зур уңыш белән узды.

Без «Идел-Йорт» театраль конкурс кысаларында Келәнче авыл мәдәният йортында спектакльнең премьерасы күрсәтелү турында язган идек. Пьесаны безнең районда яшәүче, Келәнчедә туып-үскән Гөлшат Мөхәммәтшинаның язуы аерым игътибарга лаек.  Инде хәзер келәнчелеләр район үзәгендә яшәүчеләрне сөендерер өчен үзләренең иҗат җимешен район мәдәният йортына алып килде. Тамашачылар да артистларны кыен хәлгә куймады, - зал тулы иде һәм героиняларның үз туган авылларын торгызу өчен фильм төшерергә теләү тарихы белән тәэсирләнде.

Илгиз Мөхәммәтҗанов сәхнәгә чыккач, Келәнчедә талантлы гына түгел, ә туган җирнең чын патриотлары да яшәве аңлашылды. Ул тумышы белән Келәнчедән, ә октябрьдә кораллы көчләр сафларына мобилизацияләнгән һәм махсус хәрби операция зонасына киткән. Хәзер ул ялда һәм якташлары белән бергә район мәдәният йорты сәхнәсенә чыгып, аларны рухи яктан куәтләргә булган. Илгиз бу кичәгә җыелган һәркем өчен бик ихлас һәм тирән эчтәлекле җырлар башкарды, алар безнең һәрберебез өчен иң изге төшенчәләргә - әнигә һәм туган җиребезгә булган мәхәббәткә багышланган иде, күңелләре нечкәргән тамашачылар Илгизне көчле алкышларга күмде.

Без Илгиз белән сөйләштек һәм аның әти-әнисе – Искәндәр һәм Энҗе Мөхәммәтҗановларның Келәнчедә яшәвен, шулай ук аның сеңлесе барлыгын белдек. Мәктәптән соң ул Буа ветеринария техникумына укырга керә, аны тәмамлый, ә узган ел 24 яшьлек егет Ватаныбыз чикләрен сакларга китә...

- Мин мәктәптә укыганда ук авылдашларым алдында чыгыш ясый идем, - дип сөйли Илгиз. - Талантлы балалар һәм яшьләр арасында үткәрелә торган «Йолдызлык» бәйгесендә катнашканым булды.

Илгиз чак кына елмая, ул тамашачылар алдында бу импровизацияләнгән чыгышка тиз генә ризалашмаган, әмма авылдашлары аны - мобилизацияләнгән башка якташлары кебек үк, бабаларының Ватанны саклау буенча бурычын дәвам итүче тыйнак һәм якты күңелле егетне күндерәләр. Ә Келәнче мәдәният йортында аларның фотосурәтләре Бөек Ватан сугышында катнашучылар янындагы стендта мактаулы урынны алып тора - туган авылы якташлары белән горурлана...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев