Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бәхетле булырга беркайчан да соң түгел

Яңа Сала мәдәният йортының «Сәйяр» театр коллективы «Идел-Йорт» бәйгесенә «Соңлаган бәхет» спектаклен тәкъдим итте.

Яңа Сала авыл клубына килгән тамашачылар талантлы якташыбыз Гөлшат Мөхәммәтшинаның тагын бер пьесасы буенча куелган спектакльне карадылар, аның геройлары белән бергә борчылдылар да, шатландылар да. Автор авыл тормышы, авыл хатыннары, хатын-кыз язмышы һәм туган йортка мәхәббәт турында сөйли. Спектакль «Соңлаган бәхет» дип аталса да, бәхетле булырга беркайчан соң булмавы һәркемгә дә ачык чагыла…

Саимә – ялгыз хатын, авылдашы Вәсилә фикеренчә, ул барлык эшкә дә оста: тегә дә, бәйли дә, пешерә дә, хуҗалыкта да тәртип урнаштыра, ләкин шәхси тормышы барып чыкмаган. Андыйлар тормышта да еш очрый. Вәсиләгә гаилә тормышын җайга салырга ярдәм иткәндә, Саимә үзе дә бәхетен таба. Бу рольне башкарган Венера Вафина Яңа Салада яши, ул пенсионер, әмма, күргәнебезчә, аның иҗади эше дәвам итә һәм тамашачыларга шатлык китерә.

Ачык һәм актив кыз Вәсилә ролен Нурзидә Шиһабиева уйнады. Гадәти тормышта ул Яңа Сала почта бүлекчәсе җитәкчесе, әмма бу аңа, узган елдагы кебек үк, репетицияләргә вакыт табарга һәм сәхнәдә үзен бик табигый хис итәргә комачауламаган.

Яңа Сала мәдәният йорты мөдире Ләлә Мотыйгуллина Гөлсем ролен бик колоритлы башкарды, Гөлсем – бик шау-шулы хатын-кыз, ире эчәргә ярата, ә бу аңа һәрвакыт язмышыннан зарланырга бер сәбәп булып тора, ләкин ире үлгәч, ул аны яхшы сүз белән искә ала.

Ә менә Шәпкә авыл клубы мөдире Гөлназ Минһаҗева аңа капма-каршы пландагы рольне башкарды – залим иреннән кыенлыклар күреп яшәүче тыныч һәм сабыр Фәридәне уйнады.

Тагын бер хатын-кыз образын – төрек сериаллары карарга яратучы хат ташучы Дамирәне  Яңа Салада яшәүче Мәдинә Идрисова гәүдәләндерде: аның героинясы чибәр төрек белән романтик мөнәсәбәтләр турында хыяллана.

Гөлшат Мөхәммәтшина һәм «Сәйяр» театр коллективы әгъзалары эше ярдәмендә Яңа Сала мәдәният йорты сәхнәсендә әнә шундый төрле холыклы хатын-кызлар очрашты, әмма аларның барысын да, бернигә дә карамастан, бәхетле булу хыялы берләштерә. Спектакль геройлары бу хакта сөйләшеп кенә калмадылар, җырладылар, биеделәр, бер-берсенең кәефен күтәрделәр һәм кайда гына булсаң да, үзенә тартып торган туган авыл турында да онытмадылар.

Театр коллективы әгъзалары инде 15 ел дәвамында репетицияләргә җыелырга вакыт табалар, һәр юлы үзешчән артистлар, дулкынлануларын җиңеп, сәхнәгә чыккач, залда утыручы тамашачыга чираттагы тормыш вакыйгасын җиткерәләр.

Бу юлы спектакль хатын-кыз бәхете турында иде, ә ул ахырдан Ләлә Мотыйгуллинаның героинясы әйтмешли, һәрвакыт вакытында килә…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев