Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бал тәмен жюри да ошатты

«Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасының Кама Тамагы бүлеге һәм Тәмте мәдәният йортының «Бал тәме» проекты 2022 елда Татарстан Республикасында рус традицион мәдәниятен үстерү буенча республика конкурсы лауреаты булды.

Фестивальнең ни өченТәмтедә үткәрелүе беркемгә дә сер түгел. Күп еллар дәвамында Тәмте училищесында умартачылар әзерләделәр, биредә яшәүчеләр үзләре дә йорт яны участокларында умарталар тота. 
- Без “Бал тәме” фестивален 2014 елдан бирле уздырабыз, - диде Тәмте мәдәният йорты мөдире Татьяна Шәрипова. - Традиция яшәсен өчен, аны җәмгыять тормышына кертеп җибәрергә кирәк. Хәзерге заман тамашачысы борынгы йолаларны һәм гореф-гадәтләрне белергә, үз ягының җырларын тыңларга тели. Шуңа күрә без традицион халык бәйрәмнәрен популярлаштыруга зур игътибар бирәбез. 
Мондый чаралар киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү хисабына уңышка ирешә. Массакүләм күңел ачу – ул халыкның иң яраткан бәйрәме. Биредә тамаша кылырга да, күңел ачарга да, сыйланырга да була. Бал Спасына багышланган чара вакытында борынгы җырлар башкарыла, халык уеннары үткәрелә, кешеләр көчтә, җитезлектә, зирәклектә ярышалар. Шулай ук бал ярминкәсе оештырыла, саклагыч бөти ясау буенча мастер-класслар да уздырыла. Чара барышында һәр тамашачы яңа бал белән сыйлана, умартачылык продуктлары турында мәгълүмат ала. 
Чара гаилә һәм мәдәни традицияләрне популярлаштыруга һәм саклауга юнәлдерелгән. Гореф-гадәтләр кешегә ата-бабаларын онытмаска ярдәм итә. Үз тамырларын, тарихын һәм гореф-гадәтләрен белгән кеше бу белемнәрне киләчәк буыннарга тапшыра ала. Шуңа күрә гореф-гадәтләр үткән, бүгенге һәм киләчәк арасында күпер булып тора. 
Китап битләрендә һәм музейда тарих буларак түгел, ә көндәлек тормышыбызның бер өлеше булса, үз мәдәниятебезне саклап кала алырбыз.
- Быел "Бал тәме" фестивале 14 августта булачак, - диде Татьяна Александровна. - Барыгызны да тәмле бәйрәмебезгә чакырабыз, анда һәркем күңеленә хуш килгән шөгыль табачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев