Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Антоновка театры Мәскәү фестиваленең Гран-при бүләген отты

Мәскәүдә IX Бөтенроссия һәвәскәр гаилә театрларының «Әкият синең йортыңа килә» фестивале узды, ул Калининградтан алып Петропавловск-Камчатскийга кадәр бар халыкны берләштерде.

Анда Россиянең 17 төбәгеннән килгән һәвәскәр гаилә коллективлары катнашты.

Иң сөенечлесе: танылган актерлар, режиссерлар, продюсерлар һәм педагоглар составындагы жюри әгъзалары Кама Тамагы районының Антоновка авылыннан килгән театр коллективына Гран-при бүләге тапшырды.

«Без Кама һәм Идел елгалары кушылган бик матур урында яшибез. Театр белән мавыгу безне рухи яктан якынайта һәм берләштерә, - дип тәкъдим иттеләр антоновкалылар үзләрен тамашачыларга һәм жюрига, Мәскәү сәхнәсендә чыгыш ясар алдыннан. – Театр авылны торгызу үзәгенә әверелде һәм актив үсеш ала, безнең театр коллективы составында инде җиде гаилә бар. Бу иҗади җирлектә күп кенә башка социаль проектлар чәчәк ата: урман утырту, балалар өчен балта эшләре остаханәсе, сәнгать-һөнәрчелек остаханәсе, ә быел цирк сәнгате студиясе дә ачылды». Мәңгелек тема – аталар һәм балалар

– Без гаилә театрлары фестивалендә инде дүртенче тапкыр катнашабыз һәм быел беренче урынны алуыбызга шатбыз, - дип тәэсирләре белән уртаклашты театр студиясенең сәнгать җитәкчесе Мария Пархоменко.

«Зур үскәч» спектаклендә ул бик табигый рәвештә әти-әниләренә өйләрендә, бигрәк тә мәктәптә мәшәкатьләр китерүче биш тынгысыз укучы малайның әнисе ролен башкара. Мария һәм аның ире – күп балалы гаилә башлыгын уйнаган Михаил Алексашин өч ул тәрбияләп үстерәләр, аларның икесе спектакльдә катнашты, шуңа күрә аталар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне, тормышта үз юлыңны эзләүне яктырткан мәңгелек тема аларга яхшы таныш.

– Яңа спектаклебездә без үсеп килүче буынга тормыш юлын ничек сайларга кирәклеге турында юмор аша төшендерергә тырышабыз, - дип сүзен дәвам итте Мария Пархоменко.  - Ә фестивальгә эләгү өчен сайлап алу узарга кирәк булды, профессиональ жюри бөтен ил буенча (60 төбәк) һәвәскәр гаилә театрлары спектакльләренең видеоязмасын карады, һәм җиңүчеләр Мәскәүгә конкурска чакырылды. Шулай итеп, финалда бөтен Россиядән – Хабаровск крае, Новосибирск, Нижгар, Архангельск өлкәләре, Санкт-Петербургтан 30 театр һәм 240 гаилә театры катнашты. 

Театрда беренче сыйныфтан

Күргәнебезчә, конкурентлык бик югары булган һәм бу авыл театрының җиңүе антоновкалыларның күп еллык һәм тырыш эше нәтиҗәсе булуын күрсәтә.

– Дүртебез – Рудник урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары, һәм без беренче сыйныфтан ук спектакльләрдә уйныйбыз, - дип сөйләшүгә кушылды Алтай Шуктомов. Ул театр фестивалендә даими катнаша, шуларның берсендә яшь артист жюри тарафыннан “Ышанам” дигән махсус грамота белән бүләкләнгән. Һәм бу юлы да аңа берсүзсез ышанасың, ул, микрофон тотып, Фредди Меркьюри җырына, үзенең җырчы булу хыялын таң калдыргыч итеп сурәтли. Алтай гитара һәм вокал классы буенча музыка мәктәбен тәмамлаган, ә тамашачыларның талантлы башкаручыны күп тапкырлар алкышлаганнары бар.

– Киләчәктә Алтай миллионнар кумирының танылган җырын үзе башкарыр әле, - диде Михаил Алексашин.

Ул һәм Алексей Светлов – спектакльнең авторлары һәм режиссерлары. Сүз уңаеннан, фестивальдә «Антоновка» театры иң яхшы режиссура өчен тагын бер дәрәҗәле бүләккә ия булды, бу бик кадерле бүләк…

– Беренче сыйныфта укыганда ук, мин әкияттә Конек-горбунокны уйнадым, һәм менә инде сигезенче спектакльдә катнашам, - диде Артур Ногманов. Хәзер ул тугызынчы сыйныфта укый, һәм ел саен, беренче сыйныфтан башлап, театрда яңа спектакль куела. Артурга кызыклы сәяхәтләр ошый, мәсәлән, Мәскәүгә яки Биләргә бару, анда ул «Сәләт» Халыкара яшьләр белем бирү форумында сайлап алу узган һәм лауреат булган. Аның артистлык сәләтен һәм хәрәкәтләр ясау осталыгын жюри әгъзалары игътибарсыз калдырмаган.

Сәхнәдә хисләр өермәсе һәм яшьлек дәрте

  – Ә бу минем икенче спектаклем генә әле, -диде театрның сәнгать җитәкчесе һәм режиссерының улы Апрель Алексашин. Ул иҗади коллективта иң кечесе, беренче тапкыр зур сәхнәгә өченче сыйныфта укыганда, Мәскәүдә Сергей Михалковның «Слон-живописец» әкиятенең театраль версиясендә чыга. “Зурраклар кыерсытмыймы?” дигән сорауга ул матур итеп елмая, һәм бу тату театраль гаиләдә мондый хәлнең мөмкин булмавы аңлашыла…

Аның абыйсы Матвей Алексашин Мәскәүдә дүртенче тапкыр, шулай да сәхнәгә чыгар алдыннан дулкынлану хисләре кичергән, башкача мөмкин дә түгел, хәтта профессиональ артистлар да шулай булырга тиеш дип саный.

 – Без конкурсның башында икенче булып чыгыш ясадык. Спектакльдән соң гына арыганлык хисен тойдык, - дип искә ала тагын бер катнашучы Ролан Джепов.

Ә сәхнәдә барысы да бик динамик рәвештә барды – хис-кичерешләр, хәрәкәтләр, музыка һәм яшьлек дәртеннән чын фейерверк күрсәтелде.

Фестивальдәге яңа ачышлар

– Егетләр әйтүенчә, бу юлы сәхнә аларга элеккечә зур булып күренмәгән, бу бик куандырды, - ди Мария Александровна.  - Алар үзләрен анда табигый хис иткән, димәк, артист буларак та үскәннәр. Фестивальне оештыручылар, катнашучыларның төрле яшьтә булуын исәпкә алып, алар өчен бай мәдәни программа әзерләгән. Без Щукин училищесының Иван Бунин хикәяләре буенча «Мәскәүдә» спектаклендә булдык һәм актерларның җанлы уйнавына, аларның сыгылмалы хәрәкәтләренә, спектакль режиссурасына сокландык. Ә “Борис Пастернак. Свеча горела” музыкаль моноспектаклендә безне ак рояль көенә кушылып укылган Пастернак шигырьләренең тирәнлеге тәэсирләндерде. Чөнки бу фестивальдә катнашу безнең өчен сәхнәдә чыгыш ясау гына түгел, ә мәдәни ачыш та. Быел без Пастернакның искиткеч музыкант булганы турында да белдек!

 Шулай ук Мария Пархоменко, Михаил, Матвей һәм Апрель Алексашиннар Щукин исемендәге театр институтында театр сәнгате буенча курслар үткән, анда алар сәхнә сөйләме һәм хәрәкәтләр сыгылмалылыгы буенча мастер-класслар узган, шулай ук Россиянең һәвәскәр гаилә театрлары тарихы белән танышканнар.

Театр синең йортыңа килә

«Зур үскәч» спектакленең ирләр ансамбле фестивальдә иң яхшысы дип танылды, ә бу – бик зур мәртәбә. Һичшиксез, бу уңышта хатын-кызның – сәнгать җитәкчесе Мария Пархоменконың казанышы зур, аның өчен театр – икенче йорты, ә спектакльләр балалары кебек.

«Яхшы театр – ул тату гаилә. Ә тату гаилә – ул потенциаль театр, мондый тату гаиләдә безнең мәдәният өчен бик кызыклы, гаилә мөнәсәбәтләренең җылысы һәм мәхәббәте белән сугарылган бик мөһим иҗат туарга мөмкин”. Бу – фестивальнең жюри рәисе, Россиянең халык артисты, «Марк Захаров Ленкомы» театры актеры Иван Агапов сүзләре һәм аның белән килешми мөмкин түгел.

Ә «Антоновка» театрының "Зур үскәч" спектакле мөстәкыйль тормышын башлый, шул исәптән интернетта да, анда нибары 15 минут эчендә без аталар һәм балалар мөнәсәбәтләренең тарихын, балаларның хыяллары ата-аналарныкы белән һәрвакытта да туры килмәвен күрәбез, бу – кем булырга телисең – җырчы, балыкчы яки спортчы булырга хыяллану турында сөйләү түгел. Спектакль ахырында яңгыраган сүзләр бик мөһим: «Без гомер буе нәрсәдер эзлибез: саф мәхәббәтне, чын дусларны, яраткан эшне... Ә эзләргә кирәк булмаган бердәнбер нәрсә – әти-әниләрнең ярдәме. Алар һәр минутта сине аңлый. Кайвакыт без хаталар ясыйбыз, әмма иң мөһиме – аларны вакытында төзәтү».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев