Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Алма Спасына “Буран әбиләре”н көтәбез

Традиция буенча, җәй көне районда бик күп күңел ачу чаралары уза, шул ук вакытта август бәйрәмнәр саны буенча алдынгылыкны били.

Туфан Миңнуллин паркында Җәйге кичләр дәвам итәчәк. 
Август аенда район үзәге халкы һәм кунаклары Рус Бортасы (5.08), Яңа Сала (6.08), Осинники (12.08), Кече Салтык (13.08), Иске Казиле (26.08) һәм Иске Барыш (27.08) авыллары артистларының чыгышларын карый алачак.
Авылларда кунакларны көтәләр: 6 августта Ишем авылында Чәчәк бәйрәме, Шәпкәдә 7 августта Пирог бәйрәме, 13 августта Сөйкидә һәм Балтачта Авыл көне, ә Чаллы авылында бу көнне «Сөлгеләрем – гомер юлдашларым» дип аталган бәйрәм узачак. 18 август көнне Көрәледә Бәлеш бәйрәме узачак. 29 августта варваринолылар Чикләвек спасы уздырачак. Биредә шул исемдәге Авыл көне үтәчәк.
14 августта инде традицион «Бал тәме» фестивале баллы ризык яратучыларны үзендә җыячак.
Зур чаралардан – Красновидоводагы Алма спасы музей-фольклор бәйрәме. Ул шимбә көнне –  20 августта узачак. Бәйрәмдә катнашучыларны көтелмәгән бүләкләр көтә. 
Бәйрәмгә чакырылган танылган кунаклар арасында «Буран әбиләре» төркеме дә бар. Аларның килүе әлегә төгәл билгеле түгел, шулай да  килерләр дип өметләнәбез.
Фестиваль барышында район халкы һәм кунаклары “Иң зур алма”, «Алмадан пешерелгән ризык», «Иң тәмле кайнатма», «Иң тәмле алма ширбәте», «Алмадан ясалган оригиналь эшләнмә», «Алма иганәчесе» бәйгеләрендә, шулай ук «Алма – витаминлы җиләк-җимеш» рәсем конкурсында катнаша ала. Красновидово халкы арасыннан бу көнне авыл җирлегенә ел дәвамында ярдәм иткән иң актив авыл кешесен атаячаклар.
Тагын бер зур вакыйга – күренекле якташыбыз Туфан Миңнуллинның туган көненә багышланган  «Туфан көннәре» театр фестивале көтелә. Ул 22-25 августта Олы Мәрәтхуҗа авылында узачак.
28 августта Тенештә һөнәри бәйрәм – Шахтерлар көненә багышланган поселок көне оештырылачак.
“Кама Тамагы балык шулпасы” фестивале 27 августка планлаштырылган, әмма билгеле сәбәпләр буенча, аны үткәрү көне һава торышына бәйле булачак.
Җәйнең иң юмарт аенда уздырылачак бәйрәмнәрдән тулысынча ләззәт алуыгызны һәм көзгә күтәренке кәеф белән керүегезне телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев