Идел таңнары
  • Рус Тат
  • 10 гыйнвар 2013 яңалыклары

    • 10 гыйнвар 2013 - 10:49
      Файдалы каникул
      Кышкы каникул вакытында 230 укучы мәктәп яны лагерында ял итте. Алар ике Кама Тамагы, Тәмте, Затон, Олы Кариле, Иске Казиле, Олы Салтык, Сөйки, Рудник, Кирельск урта, Келәнче һәм Красновидово төп мәктәпләрендә ачылган иде. Бу көннәрдә уку йортларында түгәрәкләр һәм спорт секцияләре гадәттәгечә эшләде, дәресләр сәләтле балалар белән дә, укуда өлгерешмәүчеләр...
      147
      0
      0
    • 10 гыйнвар 2013 - 10:48
      Тынычлык саклагыз
      Декабрь ахырында "төнлә гражданнарның тынычлыгын саклау турында"гы республика законына үзгәрешләр кертелде. Яңа положениеләр нигезендә эш көннәрендә 22.00-6.00 сәгатьләрдә һәм бәйрәм, ял көннәрендә 22.00-9.00 сәгатьләрдә тавышланырга ярамый.
      121
      0
      0
    • 10 гыйнвар 2013 - 10:47
      Раштуа бәйрәме
      7 гыйнварда район мәдәният йорты каршында уеннар, биюләр белән Раштуа бәйрәменә багышланган тамаша булды. Оештыручылар кунакларны Раштуа җыры белән каршы алды, ә әби-бабайларыбыз Раштуада уйнаган традицион уеннар күп санлы балалар һәм аларның әти-әниләренә зур канәгатьләнү китерде.
      134
      0
      0
    • 10 гыйнвар 2013 - 10:45
      Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре һәм ветераннары!
      Һәнәри бәйрәмегез - Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне белән ихлас күңелдән котылыйм. Бүген һәрвакыттагыча сезнең төгәл һәм бердәм эшегез районда сәяси һәм икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итүгә зур өлеш кертәсез. Кешеләргә карата принципиальлек һәм игътибарлык, һөнәрилегегез һәм җаваплы карашыгыз каматамагылыларның хокукын һәм иреген уңышлы якларга, хокук тәртибен бозулар һәм ришвәтчелек белән...
      152
      0
      0
    • 10 гыйнвар 2013 - 10:43
      Һөнәриләр эштә
      300 елга якын элек 1722 елның гыйнварында Россия прокуратурасы оештырыла. Аерым күзәтчелек вәкаләтләре бирелгән мөһим институт буларак, россия прокуратурасы бүген дә дәүләтчелегебезнең аерылгысыз өлеше булып тора. Район прокуратурасы алдында торган бурычлар турында газетага биргән әңгәмәсендә район прокуроры юстиция советнигы Фәнис Шәйхаттаров сөйләде. - Төрле чорларда прокуратураның вәкаләтләре төрле булды. Бүген...
      156
      0
      0
    • 10 гыйнвар 2013 - 10:38
      Ягулык бәясе һәм сыйфат
      Яңа ел бәйрәмнәреннән соң беренче эш көнендә Татарстан хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы территориясендә сатылучы һәм кулланылучы ягулык сыйфатын тикшерү нәтиҗәләре буенча брифинг үткәрелде. Аны ТРда ягулык-энергия ресурсларын рациональ файдалану идарәсе җитәкчесе Роберт Гыйләҗиев алып барды. 2012 елда Татарстанда файдаланылучы ягулыкның сыйфаты берникадәр яхшырган. Республикада барлыгы 994 АЗС исәпләнә, аларның 330енең...
      153
      0
      0
    • 10 гыйнвар 2013 - 10:36
      Хәйрия чыршысы
      7 гыйнварда район мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен хәйрия чыршысы үткәрелде. Әлеге чараны халыкны социаль яклау идарәсе һәм халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге оештырды. РДК хезмәткәрләре оештырган сәхнәләштерелгән тамаша балаларга һәм аларның ата-аналарына ошады. Шаян Петрушка, Убырлы карчык, урман иясе, Кыш бабай һәм Кар кызы балалар белән бергәләп...
      140
      0
      0
    • 10 гыйнвар 2013 - 10:31
      Алда – өченче чирек
      Кышкы каникул тәмамланды һәм карлы ак юллардан янәдән балалар утырган сары автобуслар элдертә башлады. Бүген уналты марштрутта балаларны мәктәпләргә ташыйлар. Һәр укучы укуын дәвам итәр өчен теләсә кайсы мәктәпне сайлый ала. Мәсәлән, Кече Мәрәтхуҗадан бер бала Кама Тамагы татар урта мәктәбендә, бишесе рудник урта мәктәбендә белем ала. Иске Казиле урта...
      174
      0
      0
    • 10 гыйнвар 2013 - 10:24
      Гомер йомгагын сүткәндә...
      С. Рәмиевнең: " Әй авыл, син мең шәһәрдән мең кабат ямьле вә хуш", дип язуы белән бик хаклы. Менә шул "Мең шәһәрдән ямьле вә хуш" дәрәҗәсенә җиткерү өчен авылым диеп янып йөрүче, аның киләчәге өчен җанын-тәнен биреп эшләүче кешеләрнең булуы кирәк. Бүгенге язмада сүзем шундый кешеләрнең берсе турында. Гыймадиев Мидхәт...
      210
      0
      0
    • 10 гыйнвар 2013 - 10:20
      “Идел” яшьләр лагерында
      "Бердәм Россия" яшь гвардия республика яшьләр форумына барырга теләмисезме?"-дип тәкъдим иттеләр безгә. Без баш тартмадык һәм һич тә үкенмибез. Яшьләр үзәгендә ачык йөз белән каршы алдылар. Теркәлеп бүлмәләргә урнаштык һәм төштән соң шөгыльләнә башладык. Беренче лекция лагерьдагы тәртип кагыйдәләренә багышланган иде. Безгә "яшь гвардия" берләшмәсе, аның нәрсә белән шөгыльләнүе турында...
      156
      0
      0
    • 10 гыйнвар 2013 - 10:18
      Тирә-як мохиткә тискәре йогынты өчен түләү
      Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территория идарәсе сезнең игътибарга шуны җиткерә: «Тирә-як мохитне саклау турында»гы Федераль законның 16 маддәсе нигезендә тирә-як мохиткә тискәре йогынты ясау түләүле булып тора. Тирә- як мохиткә тискәре йогынты ясаган өчен түләү формасы гамәлдәге Федераль закон, башка федераль законнарда билгеләнгән (30.12.2008 елның...
      245
      0
      0
    • 10 гыйнвар 2013 - 10:16
      Шәхси эшмәкәрләр, КФХ башлыклары, адвокатлар һәм шәхси нотариуслар игътибарына!
      2013 елның 1 гыйнварыннан иминләү взнослары исәпләү өчен «иминләү взносларының билгеле күләме» дигән төшенчә кулланыла. Мәҗбүри пенсия иминләве буенча билгеләнгән күләм ике тапкыр МРОТ һәм 12 тапкырга арттырылган иминләү взнослары тарифы. 5205х2х26%х12= 32479,20 Мәҗбүри медицина иминләве буенча МРОТ һәм 12 тапкырга арттырылган имигнләү взносы тарифы алына. 5205х5,1%х12=3185,46 Исегезгә төшерәбез: иминләү...
      120
      0
      0
    • 10 гыйнвар 2013 - 10:05
      Яңа ел бүләге
      Район үзәгендә яшәүче Панковлар гаиләсе Яңа ел бәйрәмнәрендә үзенчәлекле бүләк алды: "Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ күп балалы гаиләләрне, ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм булган балаларны, шулай ук үзләренең яшәү урыннары булмаган ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм булган балаларны торак белән тәэмин итү чаралары турында"гы Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты...
      208
      0
      0
    Реклама