Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кама Тамагында “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” республика проектында катнашучылар арасыннан җиңүчеләр билгеләнде
11 май көнне үзәк район китапханәсе бинасында жюри әгъзалары "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" республика проектында катнашучылар арасыннан җиңүчеләрне сайлады. Ел дәвамында районның беренче сыйныф укучылары сыйныфлары белән, төркемләп яисә әти-әниләре белән мәдәният учреждениеләрендә үткәрелгән төрле чараларга йөрделәр. Алар театр, музей, китапханәгә барулары турында көндәлекләренә язып бардылар. Ниһаять, җиңүчеләр ачыкланды....
-
Кама Тамагы театр коллективлары арасында “Идел-йорт” XVl төбәкара фестиваль конкурсы дәвам итә (фото)
Театр коллективлары арасында "Идел-Йорт" XVI төбәкара фестивальконкурсы кысаларында Олы Кариле мәдәният йорты үзэшчән артистлары Данил Салиховның "Язмыш" драммасын сәхнәләштереп күрсәтте. Пьесада афган сугышында сукыр калган сукрайган Нәсим образы аша (Мөдәрис Минвәлиев башкарды) әфганчыларның бу сугышта алган төзәлмәслек күңел һәм тән җәрәхәте бу сугышның һаман да төшләргә кереп сискәндереп уятуы, матур...
-
Кама Тамагы районы туган якны өйрәнү музеенда Кошлар көне үткәрелде
6 апрель көнне район туган якны өйрәнү музеенда Кошлар көне үткәрелде. Чарага Кама Тамагы урта мәктәбенең Галина Митрошина җитәкчелегендә 2 "А" сыйныфы укучылары чакырылган иде. Туган якны өйрәнү музееның баш сакчысы Лилия Гомәрова чара кызыклы үтсен өчен очрашуны КВН формасында алып барды. Укучылар өч: "Лачын", "Чыпчыклар" һәм "Бөркет" командаларына бүленеп,...
-
6 апрельдә Кама Тамагы районы Иске Казиле авылы мәдәният йортында "Халкыбыз мирасы" дип исемләнгән мөнәҗәт кичәсе үтте
Кичәне мәдәният йорты мөдире Әскәрова Тәслимә башлап җибәрде һәм сүзне авылның абыстае Фатыйма апа Халиловага бирде, ул аятьләр укыды. 3 авылдан да килгән кунаклар һәрберсе матур, моңлы итеп мөнәҗәт әйттеләр. Авыл үзешчәннәре "Кич утыру" күренешен күрсәттеләр, Ф. Хөснинең "Кабак" әсәрен сәхнәләштерделәр (Шәйхетдинова Минзилә, Садриева Лилия, Шәйхетдинова Фирдания). Хасанова Разыя тальянда...
-
Кама Тамагы театр коллективлары арасында “Идел-йорт” XVl төбәкара фестиваль конкурсы дәвам итә
Аның максаты - Татарстан Республикасында һәвәскәр театр сәнгатен үстерү, репертуарны киңәйтү, үзешчән артистларның башкару осталыгын, режиссер-куючыларның дәрәҗәсен күтәрү, халык театрлары спектакльләрен киң аудитория тамашачыларга тәкъдим итү, эш тәҗрибәсе белән уртаклашу, "Халык театрлары" исемен йөрткән коллектив һәвәскәр артистларына методик һәм практик ярдәм күрсәтү. Конкурс 4 турда үткәрелә. Хәзер аның беренче муниципаль...
-
Кама Тамагы районы Иске Казиле авылында мәдәният хезмәткәрләр бәйрәм итте (фото)
25 март көнне һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Иске Казиле мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм ветераннары Иске Казиле мәдәният йортына җыелды. Әлеге кичәдә мәдәнияткә хезмәт иткән ветераннарның да, бүген авыл халкын рухи азык белән тәэмин итүче мәдәният хезмәткәрләренең дә исемнәре бердәй аталды, алар адресына тәбрик сүзләре яңгырады. Мәдәният хезмәткәрләрен авыл җирлеге башлыгы Илдус...
-
Кама Тамагы Иске Казиле авылы мәдәният йортында 18 март көнне зур бәйрәм булып узды (фото)
Бәйрәмгә Иске Казиле авыл җирлегенә кергән 4 авылдан кунаклар чакырылды. Бәйрәмнең беренче өлешендә, килгән кунакларга Иске Казиле урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары тарафыннан Г. Тукайның 130 еллыгына багышлап әзерләнгән "Сәламәтлек аланы" спектакле һәм өлкән сыйныф укучылары тарафыннан эзерләнгән Т. Миңнуллинның "Гөргери кияуләре" спектакле тәкъдим ителде. Ә икенче өлеш урамда дәвам...
-
21 мартта Кама Тамагы районы Олы Кариле авылы мәдәният йортында “Буйдаклар” комедиясе булачак
19.00 сәгатьтә башлана. Керү түләүле. Кама Тамагы штп. мәдәният йорты яныннан Олы Карилегә баручы бушлай автобус кузгалып китәчәк.
-
16 мартта Кама Тамагы туган якны өйрәнү музеенда кунакта Олы Кариле мәктәбе укучылары булып китте
Алар район тарихы һәм элеккеге көнкүреш кирәк - яраклары белән таныштылар. Музей директоры Рәсимә Идиятова элеккеге тормышта алар ничек кулланылышта булган, шулар турында сөйләү барышында, ничек кулланылулары турында күрсәтеп тә барды.
-
Кама Тамагы районы туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре “Килен кайнана туфрагыннан” дип исемләнгән кичә үткәрде (фото)
Бу юлы алар үзләренә кунакка районыбызда кайнана килен, килен кайнана хакын саклап, хөрмәт итеп үзара тату, матур яшәүче гаиләләрне чакырган иде. Алар - Олы Кариледән Җәмилә апа Зыятдинова килене Венера белән, Олы Мәрәтхуҗадан Мөслимә апа Рафикова килене Роза, Бәрлегуҗадан Нурания апа Закирова килене Айсинә, Олы Салтыктан ике гаилә - Зәйтүнә...
-
Кама Тамагы туган якны өйрәнү музеенда яңа күргәзмә (фото)
Кама Тамагында яшәүчеләр район туган якны өйрәнү музеенда "Күңел җылым - чигүләрдә" дигән тапкырлап (крест белән) картиналар чигү осталары Әлфия Заһидуллина, Рита Мөхәммәдиеваның эшләреннән торган күргәзмә белән таныша ала. Зур осталык, ачык төсләр белән башкарылган искиткеч матур картиналарга сокланмый мөмкин түгел.
-
Кама Тамагы районы Атабай авылы мәдәният йортында Халыкара хатын кызлар көненә багышланган “Хатын кызның күңеле 18 дә...” дип аталган бәйрәм кичәсе булды (фото)
Атабай авылы хатын кызларына Иске Казиле үзешчән сәнгатьтә катнашучылары бәйрәм концерты оештырдылар. Шулай ук авылдашларын бәйрәм белән Фәния Галиева, Резеда Шакирова, Гөлшаһидә Каримова, Гөлназ Галиуллина да котлады. Кечкенә кызлар Диана Закирова, Самирә Закирова һәм Назлыгөл Галиуллина җырлары да Атабайлылар күңеленә хуш килде.
-
Кама Тамагы мэәдәният йортында 8 март- Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган зур концерт булып узды
Сәхнәдә бары ир-егетлэр генә чыгыш ясады.Барлык гузәл затларны котлап, "Калейдоскоп" Кама Тамагы районы вокаль-инструменталь ансамбле узенең матур җырларын буләк итте. Бу коллектив 40 елдан бирле сәхнәдә, бүгенге кәнгәчә халыкны узенең җырлары белән сөендерә.
-
4 мартта 15.00 сәгатьтә Кама Тамагы районы мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты булачак
-
Кама Тамагы районы Олы Карамал авылы китапханәсендә әдәби-музыкаль кичә үткәрелде
Кама Тамагы районы Олы Карамал авылы китапханәсендә герой-шагыйрь М.Җәлилнең тууына 110 ел уңаеннан аның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган "Бар җырымны илгә багышладым" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Китапханәдә "Халык шагыйре, халык каһарманы" дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Кичәгә авылдашлар, китап укучылар, әдәбият сөючеләр җыелды. Актив китап укучылар Ризидә Низамова, Илсур...