Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кама Тамагы Иске Казиле авылы мәдәният йортында 18 март көнне зур бәйрәм булып узды (фото)

Бәйрәмгә Иске Казиле авыл җирлегенә кергән 4 авылдан кунаклар чакырылды. Бәйрәмнең беренче өлешендә, килгән кунакларга Иске Казиле урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары тарафыннан Г. Тукайның 130 еллыгына багышлап әзерләнгән "Сәламәтлек аланы" спектакле һәм өлкән сыйныф укучылары тарафыннан эзерләнгән Т. Миңнуллинның "Гөргери кияуләре" спектакле тәкъдим ителде. Ә икенче өлеш урамда дәвам...

Бәйрәмгә Иске Казиле авыл җирлегенә кергән 4 авылдан кунаклар чакырылды.


Бәйрәмнең беренче өлешендә, килгән кунакларга Иске Казиле урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары тарафыннан Г. Тукайның 130 еллыгына багышлап әзерләнгән "Сәламәтлек аланы" спектакле һәм өлкән сыйныф укучылары тарафыннан эзерләнгән Т. Миңнуллинның "Гөргери кияуләре" спектакле тәкъдим ителде.

Ә икенче өлеш урамда дәвам итте. Анда яз бәйрәме - "Нәүрүз" үткәрелде. Бәйрәмдә Нәүрүзбикә (Хасанова Рушания), Кыш бабай(Зиннатуллин Рәмис), Убырлы(Яруллина Талия) катнашында театральләштерелгән тамаша күрсәтелде.

Соңыннан исә барлык кунаклар да тәмле коймак һәм "карга боткасы" белән сыйландылар.

Бәйрәм барлык кунакларның да күңеленә хуш килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев