Капремонт

Кама Тамагы районының 103 котельныйсына газ җибәрелгән

Киңәйтелгән киңәшмәдә газ хезмәте җитәкчесе Руслан Өлфәтов җылыту чорына әзерлек буенча башкарылган эшләр турында сөйләде.

Кышка әзерлек

 

- Өч торак пунктта: Мордва Каратае, Кече Кариле һәм Тәмте авылларында газ басымын киметү һәм аны тиешле чикләрдә тоту өчен билгеләнгән газ редукцияләү пунктлары модернизацияләнде. Коррозиядән саклау максатыннан, 10 километр озынлыктагы газүткәргечнең буявы яңартылды, – диде Руслан Өлфәтов.

Билгеләнгән график буенча газ хезмәте мастерлары һәм слесарьлары йортлардагы газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтәләр. Октябрь башына 6900 йортта тикшерү һәм ремонт башкарылган.

- Модульле йөз һәм кварталлы өч котельныйда сезонлы газ җибәрелде. Шуңа бәйле рәвештә көнкүреш газын кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне тагын бер кат искә төшерәсе килә, - диде Руслан Ашурали улы.

Догазификацияләү программасы

 

Шулай ук газ хезмәте җитәкчесе предприятиенең «Газлаштыру» программасы буенча эш нәтиҗәләре турында да сөйләде.

- Әлеге программа буенча безнең районда 462 килешү төзелде. 356 йортта газ җибәрелде. Тагын 106 йортка газ кертү челтәрләре монтажлана. Якын арада өч йортка газ җибәреләчәк.

Әмма 29 йорт хуҗасы йорт эчендәге газүткәргечне проектлау эшен башламаган. Бу йортлар Куйбышев Затонында, Тәмте, Лабыш, Рус Бортасы, Антоновка, Мордва Каратаенда урнашкан.

Исегезгә төшерәсем килә, газлаштыру килешүен төзегәндә, шәхси йорт хуҗасы үз биләмәсен газга тоташтыруга әзерләү белән бәйле берничә йөкләмәне үз өстенә ала.

Газлаштыру программасы җир кишәрлеге чикләренә кадәр бушлай газ кертүне күздә тота, ләкин кишәрлек эчендә һәм йорттагы эш – бусы инде йорт хуҗасының җаваплылыгы зонасы.  Килешү нигезендә, ул участок эчендә газ куллану челтәрен проектлау һәм монтажлау, газ җиһазларын (казан, плитә, колонка) урнаштыру, шулай ук эчке газүткәргеч салу һәм йорт эчендәге газ җиһазларына тоташтыру өчен техник мөмкинлекләр тәэмин итәргә тиеш.

Әлеге җирлек башлыклары хәбәр иткәнчә, кызганыч, санап үтелгән йортларның барлык хуҗаларына да барып җитеп булмады. Йортларның күбесендә җәйләрен генә торалар, хуҗалары үзләре районнан читтә яши. Ләкин эш дәвам итәчәк.


Нет комментариев