Октябрьнең соңгы якшәмбесендә автомобиль йөртүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Традиция буенча без гомерен әлеге һөнәр белән бәйләүчеләрнең берсе турында сөйләргә булдык.
- Безнең машина йөртүчебез Рафис Мөхәммәдуллин район электр челтәрләрендә инде озак еллар эшли, - диде РЭС җитәкчесе Марсель Хәмидуллин.
Рафис Нургали улы, яшьтәшләре кебек үк, хезмәт юлын механизатор булып башлаган. Аннары армиядә хезмәт иткән һәм янә туган ягына “Искра” колхозына кайткан.
- Абыем электр челтәрләрендә эшләде һәм мине дә бирегә чакырды, машина йөртүче урыны баулуы турында әйтте. Ә мин армия алдыннан ДОСААФ линиясе буенча өйрәнүләр уздым һәм машина йөртү таныклыгы алдым. Шулай итеп, мин Балчиклыдан Затонга күчендем һәм менә кырык ел инде биредә яшим һәм РЭСта эшлим.
- Ул бик җаваплы эшче, предприятиегә тугрылыклы иң өлкән хезмәткәрләрнең берсе, аның машинасы һәрвакыт юлга чыгарга әзер, - диде Марсель Хәмидуллин.
- Элек юллар начар иде, аварияне бетерергә чыгып китәбез дә берничә көнгә авылда калырга туры килә иде, - дип хатирәләре белән уртаклашты Рафис Нургали улы. - Әгәр линиядә берничә өзеклек булса, кешеләр, безнең бер аварияне бетереп, үзләре янына килүебезне көтеп, атналар буе утсыз утыралар иде. Хәзер юллар яхшы, подстанцияләрдә автоматика урнаштырылган, ул төзек эшли, ә безгә кабат урынга барырга кирәкми. Бөтен эш оператив рәвештә башкарыла, машиналарны безгә һәр җиде ел саен яңаларына алыштыралар. Шулай булгач, бүген район халкы хәтта иң катлаулы вәзгыятьләрдә дә озак вакытка электрсыз калмый.
Рафис Мөхәммәдуллин яраткан эшенә кырык ел хезмәт гомерен багышлаган. Бу вакыт эчендә предприятиедә сигез җитәкче алышынган, барлык машина йөртүчеләрне РЭСтан «Энерготранс» ҖЧҖга күчергәннәр. Әмма аның “УАЗ”ы элеккечә үк күчмә бригаданы авария урынына чыгарга әзер.
Нет комментариев