Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кама Тамагы районы Иске Казиле авылы мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә "Егет көче" дип исемләнгән кичә булып узды (фото)
Кичәне мәдәният йорты мөдире Аскарова Тәслимә шигырь юллары белән ир-егетләребене котлап башлап җибәрде һәм бәйрәм матур җырлар, шигырьләр белән үрелеп дәвам итте. Икенче өлешендә ир-егетләрне уңганлыкта-булганлыкта, тапкырлыкта сынадык. Егетләр төрле ярышларда катнаштылар, берсе дә сынатмады. Бәйгедән соң кичә биюләр белән дәвам итте. Кичәдән һәркем кәнагәть калды.
-
Кама Тамагы районы Атабай авылы мәдәният йортында Ватанны саклаучылар хөрмәтенә бәйрәм кичәсе уздырылды
23 февраль диюгә, күз алдына гаярь ир-егетләр килеп баса. Ләкин Ватанны саклаучылар көне - аларныкы гына түгел, бөтен халык бәйрәме. Чөнки гомер-гомергә ата-бабаларыбыз илләрен саклаганнар, аның өчен кан койганнар, ә газиз әниләребез, әбиләребез аларның терәге, яшь буынны тәрбияләүче булганнар. Бәйрәмгә килгән ир-егетләребез, котлаулар кабул иттеләр, концерт номерлары тыңладылар, авылдашлары, бүгенге...
-
19 февральдә Кама Тамагында “Ният – 2016” татар балалар-яшьләр театр коллективлары арасында төбәкара фестиваль конкурсы тәмамланды (фото)
Мәктәп коллективлары арасында Кама Тамагы татар урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары - "Дуслык" коллективы Кама Тамагы урта мәктәбенең "Кояшкай", Иске Казиле урта мәктәбеннән «Ялкын» коллективлары аерылып торды.
-
Кама Тамагы Келәнче авылы мәдәният йортында “Күңелле ял итегез!” дип исемләнгән концертта
Узган шимбәдә Келәнчедә Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов призына алкалы шайба буенча традицион хоккей турнирыннан соң, кич белән халык авыл мәдәният йортына "Күңелле ял итегез!" дип исемләнгән район үзешчәннәре чыгышын карарга җыелды. Сәхнә ветераны Фәрит Садыйков, Суфия Гобәйдуллина, "Алтын тавышка - алтын Акчарлак" кастингының 3 сайлап алу турында катнашып, "Габделфәт"...
-
Район мәдәният йорты сәхнәсендә Кама Тамагында нәфис фильм төшерү өчен актерлар сайлап алу буенча кастинг үткәрелде (фото)
Иҗат группасы фильмга төп герой өчен 28-30 яшьлек яшь кеше эзли.
-
“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика конкурсының зона этабында Кама Тамагы районны “Салават күпере” балалар бакчасы мөдире Гөлнара Гыймадиева һәм Тәмте авылы мәдәният йорты директоры Вера Колесова тәкъдим итте (фото)
13 февральдә Яшел Үзәндә "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсының зона этабы узды. Анда республиканың сигез районы вәкилләре катнашты. Безнең районны "Салават күпере" балалар бакчасы мөдире Гөлнара Гыймадиева һәм Тәмте авылы мәдәният йорты директоры Вера Колесова тәкъдим итте. Конкурста катнашучылар дипломнар белән бүләкләнде. 4 мартта алар тантаналы республика...
-
20 февральдә Кама Тамагы Куйбышев Затонның Столяров исемендәге мәдәният йортында хәйрия концерты булачак
Барлык җыелган акча кыйммәтле дәвалану таләп ителгән авылдашлары исәп-хисап счетына күчереләчәк. Бу затонлылар катнашындагы беренче хәйрия акциясе генә түгел. Барыбыз да хәтерлибез: ике ел элек поселок халкы Руслан Сметанинга ярдәм итте. Быел ул мәктәпне тәмамлый. Монда чит кеше хәсрәтенә битараф булмаганнарның да өлеше зур.
-
12 февральдә Кама Тамагы туган якны өйрәнү музеенда бөек шагыйребез Г. Тукай туу 130 ел тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә үткәрелде (фоторепортаж, видео)
Чара «Таттелеком» ПАО ярдәме белән оештырылды. Анда Кама Тамагы район элемтә бүлеге җитәкчесе Нәбиуллин Миннур Нурулла улы һәм элемтә үзәгендә озак еллар эшләп, лаеклы ялга чыгучылар, укытучылар җитәкчелегендә Рудник урта мәктәбе укучылары катнашты. Балаларның Г. Тукай иҗатын яхшы белүе - шигырьләр, җырлар, биюләр башкарулары һәм сәхнә күренешләрен куюлары уңай тәэсир...
-
Кама Тамагы Олы Мәрәтхуҗа авылы мәдәният йортында "Галиябану" спектакленнән фоторепортаж
-
Кама Тамагы район үзәк китапханәсендә авыл китапханәләре хезмәткәрләренең семинар-киңәшмәсе узды
Район китапханәләренә халыкның күпләп һәм яратып йөрүе китапханә хезмәткәрләренең үз эшчәнлекләрендә яңа эш формалары, интерактив чаралардан никадәр уңышлы файдалануына бәйле. 4 февральдә район үзәк китапханәсендә авыл китапханәләре хезмәткәрләренең семинар-киңәшмәсе узды. Семинарда китапханәләр эшчәнлегенә йомгак ясалды, агымдагы елга бурычлар билгеләнде.
-
Болактагы яшьләр театры кабат Кама Тамагында
Болактагы яшьләр театры районыбыз халкы өчен көтелгән кунак. Ноябрьдә театр актерлары каматамагылыларны "Кыш" спектакле белән шатландырдылар. 10 февральдә Болак яшьләр театры район халкын янә сөендерәчәк - район мәдәният йортында спектакль-комедия куячак. 24 февральдә Куйбышев Затон халкы яшь актерларның уенын бәяли алачак.
-
Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылы мәдәният йортында Г.Камал театры артистлары “Галиябану” спектаклен күрсәтә
8 февральдә Олы Мәрәтхуҗа мәдәният йортында Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театры артистлары драматург Мирхәйдәр Фәйзинең "Галиябану" спектаклен күрсәтә. Районда яшәүчеләр аны түләүсез карый ала.
-
Кама Тамагы районында мәктәп музейлары эшчәнлегенә зур игътибар бирелә
Олы Салтык урта мәктәбе музее экспонатларның күплеге һәм укучыларның, педагоглар коллективының тикшерү эшчәнлеге белән гаҗәпләндерде. Музейны укытучы Флера Нурмиева җитәкли. - Экспонатлар җыю бездә күптән башланды, иске бинада чакта ук инде. Ләкин анда экспозиция урнаштыру өчен урын юк иде. Яңа бинага күчкәч, музей өчен иркен кабинет бирелде, анда без барлык...
-
21 гыйнварда Кама Тамагы Затон китапханәсендә Россия киносы елы кысаларында киновикторина уздырылды
Кадет мәктәбе укучылары викторинада актив катнаштылар.
-
Кама Тамагы тарихы белән кызыксыну кимеми
Ел башыннан районның туган якны өйрәнү музеенда 200дән артык кеше булырга өлгергән. Биредә экскурсияләр дә оештырылган, шәһәр кунаклары да музейга килгән. Туган районыбыз тарихы белән кызыксыну кимеми. Музей җитәкчелеге мәгълүматлары буенча, узган ел музейга 5414 кеше килгән. Даими рәвештә истәлекле даталарга багышлап ясалган күпсанлы экспозицияләр дә моңа ярдәм итәдер.