Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кама Тамагы үзәге мәдәният йортында узган төп чыршы ябылу тантанасыннан фоторепортаж
-
Кама Тамагы китапханәсе «Мәктәп укучысының мәдәни көндәлегенә» кызыксынып тутырган ата-аналарга һәм мәктәп укучыларына рәхмәт белдерә
21 октябрьдән "Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге" мәдәни-мәгариф проекты старт алды. Бу проект нәтиҗәсендә мәдәният йортлары: музейлар, кино учреждениеләре, китапханәләр, мәдәният йортлары һәм башка мәдәни объектларга йөрү сизелерлек артты. Әдәбият елы кысаларында һәм юбилей уңаеннан авылара үзәк китапханәдә 22 декабрьдә йомгаклар ясалды. 1 урында Кама Тамагы урта мәктәбе укучысы Миләүшә Шакирова,...
-
24 декабрьдә Кама Тамагы үзәк китапханәдә хезмәткәрләрнең “Әдәбият елын тәмамлап: эшкә нәтиҗәләр ясау” киңәшмәсе булды
Чарада "Иң яхшы китапханәче" номинациясендә Чаллы авыл китапханәсе хезмәткәре Әлфия Низамова; "Иң яхшы китапханә" номинациясендә Иске Казиле авыл китапханәсе (китапханәчесе - Тәслимә Әскәрова) җиңде. Үзәк китапханәнең иң актив укучысы Владимир Колударов та игътибардан читтә калмады. Аңа мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк бирелде.
-
24 декабрьдә Кама Тамагы балалар музыка мәктәбендә Яңа ел бәйрәм алды концерты узды (фото)
Мәктәптә тәрбияләнүчеләр үзләренең әти-әниләренә, әби-бабайларына укытучыларыннан өйрәнгән һөнәрләрен күрсәттеләр: музыкаль инструментларда уйнадылар, җырладылар, биеделәр. Һәрвакыттагыча җылы дустанә аралашу һәркемгә күтәренке Яңа ел кәефе бүләк итте.
-
Кама Тамагында кино төшереләчәк
Муниципаль район башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Кәримуллин газетабызга кызыклы хәбәр җиткерде. Киләсе елда районыбызда мелодрама жанрындагы тулы метражлы нәфис фильм төшереләчәк. Съемкаларны инде язын башларга планлаштыралар. Актерлар составы район халкы арасыннан сайлап алыначак. Фильм ТНВ һәм ТНВ-планета каналларыннан күрсәтеләчәк.
-
Кама Тамагы Олы Мәрәтхуҗа авылында яңа музей төзелә
РУЭС коллективы татар авылы музее өчен экспонатлар җыю эшен башлап җибәрде. Ул Олы Мәрәтхуҗа авылында Туфан Миңнуллинның реставрацияләнгән йортында урнашачак. Сакланып калган элеккеге җиһазлар, кухня кирәк-ярагы, зур булмаган авыл хуҗалыгы инвентарьларын район халкы музейга китерә ала. Моның өчен 2-15-64 телефоны аша 7.00дән 19.00 сәгатькә кадәр шалтыратыгыз һәм РУЭС хезмәткәрләренә үзегездә...
-
Кама Тамагы Олы Карамал мәдәният йортында әниләр көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә узды
24 ноябрь яше-карты Олы Карамал мәдәният йортына җыелдык. Кул эшләренә күргәзмә, истәлекле фотолар белән бизәлгән залда Әскәрова Фирдәвес әниләр көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә уздырды. Беренче бүлектә безгә бик матур концерт программасы тәкъдим иттеләр. Берсеннән-берсе матур җырлар белән Гөлнар Фәхретдинова, Гөлнара Зәйнуллина, Илсинә Зәйнуллина, Роза Сәфәрова, Инсаф Дәүләтшин шатландырды. Дәү әниләре...
-
Кама Тамагы Олы Кариле мәдәният йортында "Әниләр көне" һәр ел саен зурлап билгеләп үтелә
Олы Кариле мәдәният йортында "Әнилэр көне" һәр ел саен зурлап билгеләп үтелә торган бәйрәм. Быел мәдәният йорты әниләрне уз балалары белән бергә ял иттеру нияте белән Казан артистларын чакырды. 26 ноябрьдә Алмаз Хәсәнов группасы авыл халкы һәм тирә-як авыллардан килучеләр өчен бик матур эчтәлекле концерт куйды. Группа составында Алмаз Хасанов...
-
Кама Тамагы Атабай авылында “Әниләр көне” нә багышланган бәйрәм концерты оештырылды
27 ноябрьдә Атабай авылында "Әниләр көне" нә багышланган бәйрәм концерты оештырылды. Атабай авылы әниләре буран диеп тә тормады, яратып тыңлый торган Иске Казиле җирле үзидәрә үзешчән сәнгать коллективы чыгышын бик яхшы каршы алды. Т. Әскәрова ,үзәккә утәрлек итеп, матур шигырьлэр укыды. Т. Яруллина, А.Валиева, А.Һадиева, Ф.Шәйхетдинова, Р. Зиннатуллин, Г. Галиуллина,...
-
Каматамагылылар авыл хуҗалыгы музее төзүдә катнаша ала
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм сәүдә министрлыгы Татарстан авыл хуҗалыгы музее төзүгә кереште. Музейның интерьеры һәм дизайнын эшләү, шулай ук авыл хуҗалыгында җитештерү үсеше этаплары турында материал җыю эшләре башланды. Музейлар төзү тәҗрибәсе шуны күрсәтә - халыктан материал актив җыелганда музейлар чын мәгънәсендә эчтәлекле була. Министрлык республиканың авыл һәм шәһәр...
-
Кама Тамагы музее “Йөрәктән-йөрәккә” акциясе игълан итә
Район туган якны өйрәнү музее 1 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр "Йөрәктән-йөрәккә" акциясе игълан итә. Музей мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең кул эшләрен бүләккә кабул итә. Сезнең эшләрегез музейның күргәзмә залында урын алачак. Безнең адрес: К.Маркс урамы, 105 нче йорт, телефон: 2-18-01.
-
Кама Тамагы мәдәният йортында Әбри Хәбриев һәм "Рәвешләр" сатирик программасы булачак
24 ноябрьдә Кама Тамагы мәдәният йортында Әбри Хәбриев һәм "Рәвешләр" сатирик программасы булачак. Башлана 19.00 сәгатьтә.
-
26 ноябрьдә Кама Тамагы районының Олы Кариле авылында Алмаз Хәсәнов группасы концерты булачак
Алмаз Хасанов группасы 26 ноябрьдә "Әниләр көне"нә Олы Кариледә зур концерт куя. Башлана 19-00 сәг.
-
Болактагы яшьләр театры кабат Кама Тамагына килә
Бу юлы каматамагылылар "Кыш" спектаклен карый алачак, ул 25 ноябрьдә район мәдәният йорты сәхнәсендә күрсәтелә. Ул кышкы урманда туңучы ике яшь солдат тарихын сурәтли. Спектакль үзен акламаган хыяллар һәм тормышка ашмаган өметләр турында, тормышчан, тирән мәгънәле һәм җылылык белән сугарылган.
-
Кама Тамагы башкарма комитеты мәдәният бүлеге мөдире Рөстәм Кәримуллин белән әңгәмә
Муниципаль район башкарма комитеты мәдәният бүлеге мөдире Рөстәм Кәримуллин КВН хәрәкәтендә 2008 елдан бирле. КВНның Югары лигасында республикабызны тәкъдим иткән «Банкет алып баручылары җыелма командасы» барлыкка килгән вакыттан ук Рөстәм Илдус улы командада һәм бүген ул гамәлдәге уенчы. «Татарстан Республикасы җыелма командасы» - формалашып җиткән КВН командасы шушы исем астында...