Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Иске Казан түгәрәк уены“ республика татар фольклоры фестивалендә Кама Тамагы районын “Тау ягы” ансамбле тәкъдим итте

21 майда Биектау районының Шәпше авылында "Иске Казан түгәрәк уены" республика татар фольклоры фестиваленең йомгаклау туры булды. Фестивальдә катнашучылар һәм авыл халкы өчен оештыручылар бәйрәм концерты әзерләгәннәр иде. Фестиваль милли мәдәни кыйммәтләрне саклауга юнәлдерелгән, Татарстан Республикасы өчен өстенлекле мәгънәгә ия, чөнки ул республиканың мәдәни мирасы белән танышуны тәэмин итә, дәүләт...

21 майда Биектау районының Шәпше авылында "Иске Казан түгәрәк уены" республика татар фольклоры фестиваленең йомгаклау туры булды.

Фестивальдә катнашучылар һәм авыл халкы өчен оештыручылар бәйрәм концерты әзерләгәннәр иде.
Фестиваль милли мәдәни кыйммәтләрне саклауга юнәлдерелгән, Татарстан Республикасы өчен өстенлекле мәгънәгә ия, чөнки ул республиканың мәдәни мирасы белән танышуны тәэмин итә, дәүләт һәм җәмәгать тормышы өлкәсенә, аеруча үсеп килүче буынга тәэсир итүче рухи кыйммәтләр формалаштыруда әһәмиятле чара булып тора.
Кама Тамагы районын фестивальдә "Тау ягы" татар фольклор ансамбле тәкъдим итте. Республика традицион мәдәният үсеше үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова фестивальнең барлык катнашучыларына дипломнар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев