Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
11 февральдә Кама Тамагы районы Олы Кариле авылы мәдәният йортында Илгиз Зәйниевның "Мәхәббәт турында риваять" дигән спектакле куелачак
Спектакльдә төп рольне әле узган елларда гына күп спектакль һәм концертларда чыгыш ясап, үзенең таланты белән сокландырган, район һәм республика күләмендә үткәрелгән чараларда катнашып, Диплом һәм истәлекле бүләкләр алган Илнар Идрисов башкара. Илнар мәдәният йортының «Яшьлек» үзешчән сәнгать клубы үзәгендә кайнаган үзешчән артисты булды. Хәзерге вакытта Илнар аграр университетның I...
-
“Әйди аны алга ал таңнар...”
2017ел 13 гыйнвар көне Үзәк китапханә хезмәткәрләре Кама Тамагы татар мәктәбендә якташыбыз шагыйрь, күп җырлар авторы Нариман Камаловның 75 яшь тулуы уңаеннан "Әйди аны алга ал таңнар..." дигән шигърият сәгате уздырдылар. 7-8 сыйныф укучылары аның шигырьләрен сөйләделәр, тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар.
-
Кама Тамагы районы Каратал авылы мәдәният йортында Бал-маскарад булып узды +фото
-
Кама Тамагы районы Атабай авылы мәдәният йортында Бал-маскарад булып узды +фото
30 - декабрь көнне, Атабай авылы мәдәният йортында Бал-маскарад булып узды. Тамаша моңлы җырлар, дәртле биюләр, уеннар, маскалар чыгышы белән үрелеп барды. Бал-маскарадтан соң лотерея билетлары уйнатылды. Соныннан дискотека оештырылды.
-
Кама Тамагы районы Олы Кариле мәдәният йорты кунаклар белән тулы иде
30 декабрь көнне Сабир Өметбаев исемендәге Олы Кариле мәдәният йорты авыл халкы, тирә - як авыллардан килгән, шәһәрдән кайткан кунаклар, балалар белэн тулы иде. Чөнки ай буе мәдәният йорты узенең ишек алдында кардан эшләнеп төрле төсләргә бизәлгән 15 төрле сыннары ( 15 метрлы "Крокодил", "Кисек баш", "Су анасы", "Чәй өстәле",...
-
Кама Тамагы районы Балтач авылы клубында Ризат-Зинира Рамазановлар концерты шәп узды +фото
-
Кама Тамагы Олы Салтык мәдәният йортында зур концерт булып узды
10 декабрьдә Олы Салтык мәдәният йортында авылның Г.Тукай урамында яшәүчеләр зур концерт куйды. Зал шыгрым тулы иде. Концерт карарга, хәзерге вакытта читтә яшәгән, биредә туып-үскән урамдашларыбыз да кайтты. Ә кайберләре бик теләп концертта катнашырга да ризалык белдерделәр. Шулардан Исфат абый Садыйковка, Фәридә апа белән Рәүф абый гаиләсенә рәхмәтлебез. Аларның кызлары...
-
5 ноябрьдә Кама Тамагы районы мәдәният йортында “Шома бас” конкурсының зона этабы үткәрелә
5 ноябрьдә район мәдәният йортында "Шома бас" этнографик бию һәм татар халык биюе буенча хореографик һәм фольклор коллективлары арасында III Республика смотр-конкурсының зона этабы үткәрелә. Анда Идел аръягы зонасына кергән җиде район коллективлары катнаша. Күп коллективлар "халык" исеме алу өчен көч сынаша. Конкурс район үзәгендә яшәүчеләр өчен бәйрәмгә яхшы бүләк...
-
27 августта Кама Тамагы районы мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта поселок көне үткәрелә. Программа
Бәйрәм сәгать 13.00дә алдынгыларны бүләкләү, паспортлар тапшыру белән башланып китә. Биредә үк "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе буенча укучыларга букчалар һәм мәктәп кирәк-яраклары таратылачак. Сәгать 14.00дә Олы Кариле мәдәният йортына Сабир Өметбаев исеме бирү турында сертификат тапшырылачак һәм бәйрәмне Түбән Кама Дәүләт драма театры спектакле дәвам итәчәк. Сәгать 15.25тә -...
-
Кама Тамагы районы туган як музее июнь аеннан ялларсыз эшли
- Без кунакларны һәр шимбә һәм якшәмбе көнне сәгать 9.00дән 15.00гә кадәр көтеп калабыз, - ди музей директоры Рәсимә Идиятова. - Хәзер районда яшәүчеләр һәм кунаклар экспонатлар белән ял көннәрендә дә таныша ала.
-
Кама Тамагы районы мәдәният йорты сәхнәсендә “Балкыш” (“Сияние”) фестиваленең район йомгаклау туры булып узды фоторепортаж
Ике сәгать дәвамында тамашачылар җыр һәм музыка дөньясында булдылар. Хөрмәтле ветераннарыбыз үз чыгышлары белән кабат сөендерделәр. Алар безгә тормышта һәм хезмәттә генә түгел, сәхнәдә дә үрнәк. Иң мөһиме - барлык җырлар да баянга кушылып башкарылды, бу барыбызның да күңеленә хуш килде. Гармун моңы агылганда барысын да онытасың, күңел сихри моңга...
-
Республикабызның барлык районнарыннан татар теле укытучылары Кама Тамагында булып киттеләр
Алар якташыбыз, язучы-драматург Туфан Миңнуллин музей-йортында булып, аның шәхси әйберләре белән таныштылар. Шулай ук язучының туган авылы Олы Мәрәтхуҗага бардылар. "Булгария" теплоходы баткан Сөйки Взвозындагы мемориалга чәчәкләр куйдылар.
-
“Иске Казан түгәрәк уены“ республика татар фольклоры фестивалендә Кама Тамагы районын “Тау ягы” ансамбле тәкъдим итте
21 майда Биектау районының Шәпше авылында "Иске Казан түгәрәк уены" республика татар фольклоры фестиваленең йомгаклау туры булды. Фестивальдә катнашучылар һәм авыл халкы өчен оештыручылар бәйрәм концерты әзерләгәннәр иде. Фестиваль милли мәдәни кыйммәтләрне саклауга юнәлдерелгән, Татарстан Республикасы өчен өстенлекле мәгънәгә ия, чөнки ул республиканың мәдәни мирасы белән танышуны тәэмин итә, дәүләт...
-
Кама Тамагы музей фонды тулылана
Музей директоры Рәсимә Идиятова сүзләре буенча, ел саен фонд 100дән артык экспонатка тулылана. Бирегә килүчеләрнең күбесендә музей белән танышканнан соң кызыксыну барлыкка килә һәм алар үзләре дә музейга нинди дә булса бүләк китерә. Ел саен без кирәкмәгән күпме артык әйберне кызганмыйча чыгарып ташлыйбыз. Ә бит аларның теләсә кайсы музей коллекциясендә...
-
18 майда Кама Тамагы районы туган як музеенда “Бүләк итү көне” оештырыла
Музей хезмәткәрләре көнкүреш предметлары, кием-салым, иске фоторәсемнәр, документлар, открытка һәм значокларны бик теләп кабул итәчәк. Ә алар музейда яңа тормыш алачак. Бу көнне музей заллары һәркем өчен түләүсез эшли.