Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

11 февральдә Кама Тамагы районы Олы Кариле авылы мәдәният йортында Илгиз Зәйниевның "Мәхәббәт турында риваять" дигән спектакле куелачак

Спектакльдә төп рольне әле узган елларда гына күп спектакль һәм концертларда чыгыш ясап, үзенең таланты белән сокландырган, район һәм республика күләмендә үткәрелгән чараларда катнашып, Диплом һәм истәлекле бүләкләр алган Илнар Идрисов башкара. Илнар мәдәният йортының «Яшьлек» үзешчән сәнгать клубы үзәгендә кайнаган үзешчән артисты булды. Хәзерге вакытта Илнар аграр университетның I...

Спектакльдә төп рольне әле узган елларда гына күп спектакль һәм концертларда чыгыш ясап, үзенең таланты белән сокландырган, район һәм республика күләмендә үткәрелгән чараларда катнашып, Диплом һәм истәлекле бүләкләр алган Илнар Идрисов башкара. Илнар мәдәният йортының «Яшьлек» үзешчән сәнгать клубы үзәгендә кайнаган үзешчән артисты булды. Хәзерге вакытта Илнар аграр университетның I курс студенты.
Авыл сәхнәсендә чыгыш ясап чыныгу алган егет бер үк вакытта «Мәхәббәт турында риваять» спектакле белән республикабыз районнары буйлап гастрольләрдә йөри, Мәскәүгә барырга әзерләнә.
Аңа үзешчән сәнгать белән шөгыльләнү авылда мәктәптә укыганда да, хәзер югары уку йортында укуына да комачауламый. Кече яшьтән үк балалар мәдәният йортларына йөреп, анда үтә торган күп төрле мәдәни чараларда катнашып, үзләренең талантларын үстерәләр, мәдәни, әхлакый, рухи яктан камилләшәләр, киләчәк тормышларында кирәкле сыйфатларны: аралашу культурасы, җәмәгать урыннарында үз-үзләрен тоту, хәзерге заманның тискәре күренешләренә каршы тору, нәфис сүз, бию, җыр һәм башка бик күп күнекмәләрне үзләштерәләр. Борынгылар әйтеп калдырганнар бит: «Йөргән таш шомара, тик яткан таш мүкләнә» дип. Мәдәният йортына йөрүче һәм өйдә генә утыручы балаларны чагыштырып күзәтүләрем дә шуны раслый. Шунысы куанычлы, соңгы елларда мәдәният йортларында, китапханәләрдә зур җанлылык сизелә. Мәдәният йортлары территориясендә тәмәке тарту, эчкечелек чит күренеш. Барлык мәдәният йортларында да күп төрле мәдәни чаралар үтә, барлык бәйрәмнәр дә зур әзерлек, күп көч куеп оештырыла һәм зур күтәренкелек белән үтә. Даими рәвештә Казан шәһәренннән артистлар чакырыла. Ә артистлар дәшү, аларны каршы алу, озату шулай ук зур әзерлек, матди чыгымнарны да үз эченә ала. Мәдәният йорты хезмәткәрләренә, төрле оешмалар, авыл халкы тарафыннан игътибар, ярдәм кирәк.
Форсаттан файдаланып, барлык мәдәният хезмәткәрләрен Яңа ел белән тәбрик итеп, аларны спектакль карап, ял итеп алырга киңәш итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев