Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кама Тамагы районы Олы Кариле мәдәният йорты кунаклар белән тулы иде

30 декабрь көнне Сабир Өметбаев исемендәге Олы Кариле мәдәният йорты авыл халкы, тирә - як авыллардан килгән, шәһәрдән кайткан кунаклар, балалар белэн тулы иде. Чөнки ай буе мәдәният йорты узенең ишек алдында кардан эшләнеп төрле төсләргә бизәлгән 15 төрле сыннары ( 15 метрлы "Крокодил", "Кисек баш", "Су анасы", "Чәй өстәле",...

30 декабрь көнне Сабир Өметбаев исемендәге Олы Кариле мәдәният йорты авыл халкы, тирә - як авыллардан килгән, шәһәрдән кайткан кунаклар, балалар белэн тулы иде. Чөнки ай буе мәдәният йорты узенең ишек алдында кардан эшләнеп төрле төсләргә бизәлгән 15 төрле сыннары ( 15 метрлы "Крокодил", "Кисек баш", "Су анасы", "Чәй өстәле", яңа ел символлары булган "Кыш бабай","Кар кызы", ел символы "Әтәч", агач башындагы балга урмәләп менеп баручы "Аю", "Шугалак- тау" һәм башка әкият геройлары) һәм стеналары, тубәләренэ кадәр төрле төсләр белән янып яктыртылып торган чыршылы заллары белән халыкны узенә чакырып торды.

Концерт номерлары төрле уеннар белән аралашып кич буе җыелган халыкның куңелен күтәреп торды. Концертта "Яшьлек" ансамбленең күп төрле конкурслар дипломантлары белән бергә аларның әти- әниләре Гиниатуллина Резедә, Фатхуллина Зөлфия, сәхнә ветераны Минневалиев Мөдәрис (җыр, мәзәк) бер сәхнәдә чыгыш ясадылар. Залга җыелган төрле яшьтәге балалар өчен аерым вакыт бирелде. Аларның кайберләре "Теләгәнеңне кисеп ал" уеннарында катнашып буләкләр алсалар, күпләре төрле шигырьләр, җырлар башкарып үз куллары белән теләгән буләкләрен сайлап алдылар. Лоторея билетларына күчкәч җанлылык тагын да артты. Чәнки алдан ук иң зур приз- ел символы "Әтәч", "Шампан" шәрабе, "Пирог", кыйммәтле чәйләр тезеп куелды.

Программада каралган уеннар, җырлар, биюләр тәмамланганнан соң катнашучыларга бүләкләр өләшенде. "Шома бас" конкурсы дипломантлары булган Милена белән Аишага район мәдәният булегеннән Дипломнар, әти- әниләргә истәлеккә вазалар, ә барлык катнашучы балаларга аларның яраткан тәм -томнары тутырылган пакет- буләкләр тапшырылды.

Мәдәният йортының файесында теләгән кешегә тәм- томнардан торган чәй өстәле хәзерләнеп куелган иде. Яңа елны каршы алуга багышланган кичә теләгән һәркем өчен җырлы-биюле дискотека белән тәмамланды. Барлык килүчеләр- олы яшьтәге әбиләрдән алып әле яңа аягына баскан бәбиләргә кадәр буләкләр алып ял итеп кайтып киттеләр.

Яңа ел кичәсен оештыруда катнашкан барлык кешелэргә, бигрәк тә кичәне матди яктан тәэмин итүне үз өстенә алган шәхси эшмәкәр Каримуллина Фирая Фарук кызына барлык катнашучылар исеменнән олы рәхмәт хисләремне җиткерәм. Районыбыз халкын Яңа ел белән тәбрик итеп, исәнлек-саулык, тынычлык, уңышлар теләп калам. Яңа еллар котлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев