Мәдәният
Кама Тамагы Олы Салтык мәдәният йортында зур концерт булып узды
10 декабрьдә Олы Салтык мәдәният йортында авылның Г.Тукай урамында яшәүчеләр зур концерт куйды. Зал шыгрым тулы иде. Концерт карарга, хәзерге вакытта читтә яшәгән, биредә туып-үскән урамдашларыбыз да кайтты. Ә кайберләре бик теләп концертта катнашырга да ризалык белдерделәр. Шулардан Исфат абый Садыйковка, Фәридә апа белән Рәүф абый гаиләсенә рәхмәтлебез. Аларның кызлары...
10 декабрьдә Олы Салтык мәдәният йортында авылның Г.Тукай урамында яшәүчеләр зур концерт куйды.
Зал шыгрым тулы иде. Концерт карарга, хәзерге вакытта читтә яшәгән, биредә туып-үскән урамдашларыбыз да кайтты. Ә кайберләре бик теләп концертта катнашырга да ризалык белдерделәр. Шулардан Исфат абый Садыйковка, Фәридә апа белән Рәүф абый гаиләсенә рәхмәтлебез. Аларның кызлары Айгөл Галиуллина акробатика буенча Россия чемпионы. Аның биюен һәм акробатик күнегүләрен карап барыбыз да шаккаттык.
Тагын бер сәләтле җырчы һәм гармунчы кызыбыз Рания Нәбиуллина (Садыйкова). Хәзерге вакытта ул Апас районы Әлмәндәр авылында яши, Зур Күккүз урта мәктәбендә укыта. Ул матур җырлар бүләк итте. Концертта катнашучыларның иң яшенә 17 яшь булса, иң өлкәне Шәһит абый Хисмәтовка 80нән югары. Концерт җырлар гына түгел, төрле биюләргә һәм кызыклы күренешләргә дә бай иде. Сәхнәгә берьюлы дүрт баянчы чыкты. Җырчыларыбыздан Миләүшә Вәлиева, Хөршидә һәм Нариман Заһидуллиннар гаилә дуэты, әниле-кызлы Флера белән Гүзәлия Нурмиева, беренче тапкыр сәхнәгә күтәрелгән Айгөл Садыйкова башкарган җырлар, биюче кызларыбыз Айгөл Миңнеҗанова, Алинә Гомәрова, Сөмбел Сафина чыгышлары да көчле алкышларга күмелде. Бу кызларга укуларында зур уңышлар телибез. Фирая Гарифуллина, Нариман Заһидуллин һәм Рәфидә Миңнеҗанова катнашында "Фәүзия дөрес сөйли", Нурия Йосыпова белән Мәйсәрә Гомәрова башкаруында "Кыз көткәндә" дигән кызыклы күренешләр дә халыкка бик ошады. Концерт безнең һәрберебездә якты хисләр генә калдырды. Тормышыбызны, көнебезне матур, кызыклы итеп үткәрү үзебездән тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев