Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кама Тамагы районы туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре “Килен кайнана туфрагыннан” дип исемләнгән кичә үткәрде (фото)

Бу юлы алар үзләренә кунакка районыбызда кайнана килен, килен кайнана хакын саклап, хөрмәт итеп үзара тату, матур яшәүче гаиләләрне чакырган иде. Алар - Олы Кариледән Җәмилә апа Зыятдинова килене Венера белән, Олы Мәрәтхуҗадан Мөслимә апа Рафикова килене Роза, Бәрлегуҗадан Нурания апа Закирова килене Айсинә, Олы Салтыктан ике гаилә - Зәйтүнә...

Бу юлы алар үзләренә кунакка районыбызда кайнана килен, килен кайнана хакын саклап, хөрмәт итеп үзара тату, матур яшәүче гаиләләрне чакырган иде.

Алар - Олы Кариледән Җәмилә апа Зыятдинова килене Венера белән, Олы Мәрәтхуҗадан Мөслимә апа Рафикова килене Роза, Бәрлегуҗадан Нурания апа Закирова килене Айсинә, Олы Салтыктан ике гаилә - Зәйтүнә апа Рәхмәтуллина килене Гөлназ белән, Дания апа Гайнетдинова килене Алсинә, Балчыклыдан Наилә апа Хатыйпова килене Фәрдия белән. Килгән кунаклар "Күңел җылым - чигүләрдә" дигән, район үзәгендә яшәүче тапкырлап (крест белән) картиналар чигү осталары Әлфия Заһидуллина, Рита Мөхәммәдиеваның эшләреннән торган күргәзмә белән танышты. Зур осталык, ачык төсләр белән башкарылган картиналар һәркемдә соклану уятты.
Кичәне ачып музей директоры Рәсимә Идиятова халкыбызда туй йоласы, яучылау, килен төшерү, вәгъдә бүләге алышу, килен каршылау, урынына - ягына карап туйлар үткәрү турында кызыклы мәгълүматлар сөйләде.
Аннан сүзне өлкән буын кайнаналарга бирде. Алар үзләренең килен булып төшкән чакларын искә төшерде. Һәркемнең бу тормышта үз язмышы, һәр заманның килен төшерүдә үз йола-тәртибе. Мәсәлән, Наилә, Мөслимә апаларны урлап алып кайталар, Җәмилә апаны исә кияүгә димләп биргәннәр. "Егетем армиядә калды. Бер күрмәгән егет урлап китте. Ияләшә, тора алырмынмы дип ике ай еладым, - дип искә ала Мөслимә апа. - Безнең чакта ирдән аерылып кайту бик сирәк иде ул. Бернигә карамый гаилә бөтенлеген саклау өстен торды. Без дә яшәдек, җиде балага гомер бирдек. Ходайга шөкер, балаларыбыз акыллы, тәүфыйклы булдылар. Ата-ана өчен шунысы мөһим. Бүген төп йортта улым-киленем тәрбиясендә тыныч картлык кичерәм".
Наилә апаны урлап киткәндә аңа нибары 19 яшь була. Бер ел яшәгәннән соң ирен хәрби хезмәткә алалар. Беренче баласына авырлы булып кала. "Балам әтисе кайтканчы күрше бабайга әти дип йөрде", - дип елмая ул. Ике кайнана янында өч ел яшәп иренең хезмәт иткәнен көтеп ала. Кайнанасы белән 42 ел яшәгән, инде 24 ел килене белән тора. Шулай ук бүген 8 оныгын тәрбияләргә булышучы Җәмилә апага ничек сокланмыйсың ди.
Олы Салтыкта Маһирә - Дания - Алсинә Гайнетдиновалар бер йортта өч буын бергә яшәп ята.
Менә ул бүгенге буын яшьләргә сабырлык, түземлек үрнәге булган үрнәк апалар, чын татар хатын-кызлары!
Ахырын газетадан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев